ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Хәвеф-хәтәр

Казан метросында ир-атта граната-төпчек савыты тапканнар

4 апрель 2017, 12:55

Казан метросында ир-атта граната-төпчек савыты тапканнар Полиция хезмәткәрләре ир-атны «Авиатөзелеш» станциясендә сумкасын тикшерү өчен туктатканнар.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Кичә Казан метросында полиция хезмәткәрләре  Казан банкларының берсендә инкассатор булып эшләүче ир-атның сумкасында граната-төпчек савыты тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда «Авиатөзелеш» станциясендә 17.00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре ир-атны чит предмет юкмы икәнлеген карау өчен туктатып, сумкасында граната-төпчек савыты тапканнар.

Ул 46 яшьлек җирле банкларның берсендә инкассатор булып эшләүче ир-ат булган, ә табылган әйбер – декоратив граната-көл савыты булып чыккан һәм аның әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч янамавы ачыкланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр