ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Мәдәният

Чаллыда Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе узды

3 апрель 2017, 23:00

Чаллыда Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе узды Халык шагыйрен юбилее белән котларга Казаннан аның иҗатташ һәм фикердәш дуслары килгән иде.

(Чаллы, 3 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Март аеның соңгы көнендә шәһәребезнең "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып узды. Кичәнең Чаллыда узуы гаҗәп түгел, чөнки Разил ага шәһәребездә иҗат белән шөгыльләнә башлаган, биредә язучылар берлеген дә җитәкләгән, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып Ул Разил Вәлиевнең Чаллы Язучылар оешмасы белән җитәкчелек иткән яшьлек еллары турында хатирәләрен яңартты, аның туган ягын өзелеп яратуы, Чаллыны һәрвакыт якын, үз итүе турында сөйләде. "Сезнең иҗат кояшыгызның нурлары безне яктыртып, сөендереп тора. Сез милләтебез сагында торучы, дәүләтебез вәзгыятендә халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап көрәшүче, саллы сүзегезне әйтүче шәхес", – дип, тамашачылар исеменнән зур рәхмәт әйтте. Аннан соң сәхнәгә "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан килгән нәниләр чыгыш ясап, киләчәктә "Шагыйрь абыйлары кебек дәү кеше булырга" сүз бирде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин Разил Вәлиев белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында шактый еллар бергә хезмәт куйганлыгы турында әйтте. Аны иҗат кичәсе белән ихлас тәбрикләп, Казан ханы Сафагәрәй, Сөембикә һәм уллары Үтәмешгәрәй тасвирланган милли сувенир бүләк итте. Моңа җавап итеп юбиляр үзенең бүләген тапшырды. "Мин Сезгә үз иҗат җимешләремне бүләк итмәкче булам. Юбилеема бик зур, бик тә саллы-затлы альбом чыгардылар. Анда минем бөтен иҗатымның үрнәкләре өлешчә бирелгән. Монда утырганнардан кайсыгызга да булса бөтен байлыгын бүләк иткән кеше бармы икән?! Менә мин шәһәргә, шәһәр җитәкчелегенә үземнең бөтен байлыгымны бүләк итәм!.." – дип тапшырды ул аны һәм тамашачыларга "Моңлы ядкарь" исемле яңа шигырен укыды.

Халык шагыйрен юбилее белән котларга Казаннан аның иҗатташ һәм фикердәш дуслары килгән иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев, талантлы яшь җырчыларыбыз Алинә Шәрипҗанова, Азат Абитов, Рәнис Габбасов чыгыш ясады бу кичәдә. Аларга Чаллы музыкантлары: Эльвира Ногманова белән Наил Мөхәммәтҗанов фортепиано һәм баянда уйнады. Тере музыка һәм тере тавышка башкарылган "Сөембикә", "Сагыну", "Инеш", "Кышкы учак" көчле алкышларга күмелде.

Илфак Ибраһимов үзенең чыгышында Разил Вәлиевнең исеме чит илләрдә, чит республикаларда да билгеле булуын, аңа бик күп мактаулы исемнәр бирелүе турында әйтте һәм шуңа өстәп аның иң зур сыйфатына — кешелеклелегенә соклануын белдерде. Моның чыннан да шулай икәнлегенә дәлил итеп, инде арабыздан киткән Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин сүзләрен китерде. Ул гомере буе Разил Вәлиевнең ярдәмен тоеп яшәгәнлеге турында үз көндәлекләрендә язып калдырган икән.

Язучы Вахит Имамов чыгышы берсеннән-берсе моңлы җырчыларны тыңлап әсәренгән тамашачыларны милли сәясәткә алып кереп китте: "Без Разил абыйның илле яшьлеген Чаллыда башлап җибәргән идек. Алтмыш яшьлеген дә монда һәм Түбән Камада үткәрдек. Ул чакларда аның белән бергә һәрвакыт Туфан абый Миңнуллин килде. Туфан абыйның алтмыш, җитмеш, җитмеш биш яшьләрен дә шушы ук сәхнәдә, аннары республикабызның башка шәһәр һәм районнарында үткәрү бәхете насыйп булды. Бүген Туфан абый җитми, шуңа күңел китек. Без аны искә алырга тиеш...

Татарстаныбыз Конституциясе кабул ителгәнгә шактый еллар узды. Заманында төп эчтәлеген Разил абый язып, Туфан абый мөнбәрләрдә чыгыш ясап, читтә яшәүче татарларга Татарстаннан ярдәм күрсәтү турында төзәтмә – 14 нче матдәне керттерделәр. Аллага шөкер, инде менә ничә еллар буе читтәге милләттәшләребез республикада басылган дәреслекләр белән тәэмин ителә. Шулардан файдаланып туган телебезне үзләштерә, әдәби дөньябыз һәм тарихыбыз белән танышып бара. Разил абыйның соңгы аралардагы җиңүен дә телгә алып үтү кирәк. Россия Дәүләт Думасы рус мәгарифе концепциясен әзерләде һәм анда, әлбәттә, татар, удмурт, чуваш һ.б. халыкларның телен укыту, алга сөрү, пропагандалау каралмаган, гадәттәгечә, икенче сортлы булып, факультатив рәвешендә калырга тиеш иде. Разил абый башка төбәк парламентларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән хатлар язып уятты. Россия Дәүләт Думасында, комитетларда чыгышлар ясап, шул концепцияне кабул иттермәүгә иреште", – дип ул юбилярның халкыбыз язмышына багышланган кайбер эшләрен барлады. Сүз уңаеннан, Разил Вәлиевнең балалары һәм оныкларыннан тыш, 3 яшьлек оныкчыгы Әмир дә бик матур итеп татарча сөйләшә икән. Бу инде шагыйрьнең чын мәгънәсендә милләтпәрвәр булуының дәлиле.

Данил Салихов Чаллы тамашачысын Разил Вәлиев сүзләренә язылган "Бер алманы бишкә бүләек" җырын искиткеч моңлы һәм оста итеп башкаруы белән шаккатырса, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги үз чыгышын татар телендә ясап таң калдырды. "Күренекле удмурт язучысы Флор Васильев татарларга: "Сезгә беркайчан да сугыш янамаган тарафлардан ялкынлы сәламнәремне җиткерәм", – дип әйтә иде. "Татар яшәсә – удмурт та яшәр", – дигән гыйбарә дә бар бездә. Шундый ук дуслык әдәби багланышларыбызда да чагыла. Разил бәйнең күп кенә шигырьләре удмуртчага тәрҗемә ителгән. Удмурт халкы аны үз язучысы дип исәпли", – диде ул.

Чаллы әдипләре исеменнән Разил ага Вәлиевне Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрь Рәшит Бәшәр һәм Николай Алешков тәбрикләде. Татарстан Республика Дәүләт Советы депутаты Рафаил Юнысов халык шагыйренә "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенең мәртәбәле киңәшчесе» исемен бирергә вәгъдә итте, ә Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина югары уку йортының шәрәфле профессоры шәһадәтнамәсен тапшырды. ЧДПУ студентлары Разил Вәлиевның шигырьләрен заманча, матур итеп сөйләделәр.

Разил Вәлиевның җырларын Казаннан килгән җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Алинә Шәрипҗанова, Ранис Габбасов, Азат Абитов тере тавышка җырладылар. Аларга Чаллы музыкантлары Эльвира Ногманова белән Наил Мөхәммәтҗанов булышты.

Гали Акыш исемендәге лицей укучысы 14 яшьлек Разил Вәлиев исә татар телендә шигырь сөйләп, шагыйрь кебек милләт улы булырга тырышачагын әйтте. Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын күмәк рәвештә җырлау белән тәмамланды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр