ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Симферополь янындагы Дубки авылында мәчет төзи башладылар
Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар
Әлмәттә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мәйданчыклар оештырылачак

Фән һәм мәгариф

Теләченең Шәтке авылыннан бертуган Мөхәммәтхановлар балалар иҗат конкурсында чыгыш ясады

3 апрель 2017, 22:00

Мөхәммәтхановлар гаилә ансамбле белән дә район һәм республика сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясыйлар.

(Теләче, 3 апрель, "Татар-информ", "Теләче"). Теләче сәнгать мәктәбе укучылары – Шәткедән өч бертуган Мөхәммәтохановлар һәм Алан егете Рүзил Гарипов Арчада узган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” дип исемләнгән уникенче республика балалар иҗат конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар, дип языла район газетасында.

Халык уен кораллары номинациясендә Айбулат 1нче, Альмир 3нче (җитәкчеләре Ф. Халиуллин), Айсаф 2нче дәрәҗә (җитәкчесе И. Сафиуллин) лауреат Дипломына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Бу Шәтке егетләренең беренче генә җиңүләре түгел. 7 яшьтә генә булуына карамастан Айбулат инде баян буенча дүрт тапкыр, җыр буенча бер тапкыр республика һәм күп тапкырлар район конкурслары лауреаты.

13 яшьлек Айсафның лауреат дипломнары санап бетергесез. Шулай ук 10 яшьлек Альмирның да уңышлары бар. Бу егетләр мәдәният өлкәсендә булган барлык чараларда да актив катнаша. Алар өчесе дә район сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле әгъзалары, шул мәктәпнең орекстры баянчылары да.

Мөхәммәтхановлар гаилә ансамбле белән дә район һәм республика сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясыйлар.

Егетләрнең мәктәптә гел бишле билеләренә генә укудан тыш спорт өлкәсендә дә уңышлары бар. Айсаф Шәткенең хоккей, волейбол командаларында уйнаса, Альмир футбол ярышларында катнашып призлы урыннар ала. Шуларга өстәп әле алар рәсем сәнгатен дә үз итә. Аның буенча да район, республика күләмендә алган диплом, грамоталары шактый.

Хәзер авылларда гармунчылар калмады диярлек. Ә менә әлеге егетләрнең әтиләре Рафил абый үрнәгендә җыр-моңга тартылулары һәм аны уңышлы дәвам итүләре мактауга лаек, диелә район хәбәрендә..

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр