ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады
А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте
Минск шәһәрендә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтте

Мәдәният

Разил Вәлиев кичәсендә шагыйрьнең халык күңелендә калган җырлары яңгыраячак

3 апрель 2017, 15:39

Разил Вәлиев кичәсендә шагыйрьнең халык күңелендә калган җырлары яңгыраячак  Юбилей кичәсен “Татар-информ” онлайн трансляцияләячәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Разил Вәлиевнең юбилей кичәсендә төп басым аның халык күңеленә кереп калган үлмәс җырлар авторы булуына ясалачак. Бу хакта кичәнең сценарий авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт әйтте. “Разил абыйның утыз-кырык еллар элек язылып, хәзер дә халкыбыз яратып башкара торган җырлары бар. Аларны бүген яшь артистлар да башкарачак. Концерт өчен Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” оркестры белән өр-яңа аранжировкалар эшләттек. Концертта Казанда күптән зур чыгышлары булмаган Ренат Ибраһимов та катнаша”, - диде ул “Татар-информ”га.

“Без аның җырларына һәм шигырьләренә басым ясадык”, - диде кичәнед режиссеры Илдар Хәйруллин сәхнәдә барган репетициядән аерылмыйча гына.

Юбилей кичәсен “Татар-информ” онлайн трансляцияләячәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

Юбилей кичәсенең беренче бүлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйган шигъри-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Әлеге композиция театр репертуарында “Язмышым юллары” спектакле буларак бара.

“...Әлеге спектакльнең каһарманнары, нәкъ безнең кебек үк, көләләр, елыйлар, борчылалар, яраталар, көрәшәләр. Бары Өмет кенә үзләренә төрле сынауларга бирешмичә, гомер юлыннан ахыргача үтәргә көч бирә. Чөнки Ул безнең һәрберебезнең дә күңелендә яши. Кичә дә. Бүген дә… Һәрвакыт.

“Язмышым юллары” спектаклендә Разил Вәлиевнең проза әсәрләре һәм шигырьләре җырлар белән, ә тормышыбызның кырыс чынбарлыгы исә көйле СҮЗ белән үрелеп бара”. – дип язалган бу спектакль турында театр сайтында.

Трансляцияне карау өчен сылтама -  tatar-inform.tatar/internet-tv/54/
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10