ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли
Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Мәдәният

Халык шагыйре Разил Вәлиевның юбилей кичәсе “Татар-информ” аша онлайн күрсәтеләчәк

3 апрель 2017, 13:41

Халык шагыйре Разил Вәлиевның юбилей кичәсе “Татар-информ” аша онлайн күрсәтеләчәк Иҗат кичәсе 3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтә.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 3 апрельдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичәне онлайн трансляцияләячәк. Иҗат кичәсе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтә. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

Юбилей кичәсенең программасы ике өлештән тора. Беренче бүлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шигъри композиция тәкъдим итә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кичәнең икенче бүлегендә программада - Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, "Голос. Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов һәм Раяз Фасыйхов чыгышы. Разил Вәлиев шигырьләрен Камал театры артистлары - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкара.

Кичәнең сценарий авторы - Рәмис Аймәт, режиссеры - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/54/
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр