ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Фән һәм мәгариф

Балтач гимназиясендә балалар арасында суицидны булдырмау максатыннан сөйләшү узды

2 апрель 2017, 23:00

Балтач гимназиясендә балалар арасында суицидны булдырмау максатыннан сөйләшү узды Балтач гимназиясендә балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең районкүләм киңәйтелгән утырышы узды.

(Балтач, 1 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова).  Балтач гимназиясе базасында “Балигъ булмаганнар арасында суицидны булдырмау. Балтач муниципаль районы тәҗрибәсен өйрәнү” дигән темага, район күләмендә, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, дип яза районның “Хезмәт” сайты.

Утырышта катнашучылар иң элек мәгариф идарәсендә уранашкан психологик-педагогик эшчәнлек белән таныштылар, аннан гимназиягә юнәлделәр. Биредә иң элек мастер-класслар күрсәтелде, гимназия укучыларының тормышын чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Утырышка килүчеләр өч төркемгә бүленеп эшләде – чакырылган вәкилләр, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, ата-аналар комитеты.

Киңәйтелгән утырышта башлангыч сүзне районның КДН комиссиясе рәисе Наил Сабирҗанов алды, үз җирлегебездәге уңай һәм тискәре вәзгыять белән таныштырып үтте. Район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Шәрифуллин балигъ булмаганнарның җәмгыятьтәге роленә тукталды. Чакырылган вәкилләр - “Росток” психологик-тернәкләндерү үзәге»нең директор урынбасары Татьяна Макарова темага фәнни яктан якын килсә, В.М.Бехтерев исемендәге ресбуплика медицина үзәге психологы Людмила Невоструева практик яктан, булган хәлләрдән чыгып, аларны чишә юлларын күрсәтеп чыгыш ясады. “ Әти-әниләр, балаларны үзегездән читләштермәгез, үпкәләткәнсез икән, гафу үтенегез, укытучыларга да кырыс булган очракта укучыларыннан гафу үтенүләрен сорар идем”, дип җиткерделәр алар.Районның психологик-педагогик хезмәт җитәкчесе Гүзәл Закирова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваның чыгышлары район җирлегендә профилактика йөзеннән башкарылган эшләргә нигезләнгән иде. Тирәнтен анализланып, тренинглар белән үткән чара эзсез югалмас, район педагогларының эшләрендә дә чагылыш табар дип ышанасы килә. Чөнки районның бөтен мәктәбендә дә психолог штатлары каралмаган, диелмәгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр