ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли
Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Спорт

Команда лаеклы уен күрсәтте – Зиннәтулла Билалетдинов

31 март 2017, 08:47 , Фото: Ильнар Тухбатов

Команда лаеклы уен күрсәтте – Зиннәтулла Билалетдинов «Килешү вакытым чыгамы? Уен буенча гына сөйләшик әле, минем өчен борчылмагыз», – диде Билалетдинов.

(Казан, 31 март, «Татар-Информ», Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында Магнитогорскиның «Металлург» командасына дүрт уен рәттән оттырып, сезонны төгәлләде. Уеннан соң "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов сериягә йомгак ясады.

"Команда лаеклы уен күрсәтте. Дөрес, ялгышлар булды. Аларның сәбәбен ачыкларга кирәк. Тырышлык ягыннан бер генә уенчыга да шелтә белдерә алмыйм. Егетләр кулдан килгәннең барын да эшләде. Конференция финалында уйнау бүгенге “Ак Барс” өчен “түшәмме”, дисезме? Бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен", – диде Зиннәтулла Билалетдинов. 

Баш тренердан сакчы Степан Захарчук турында да сораштылар. Соңгы уенда "-2" күрсәткеченә ирешкән сакчы өметләрне акладымы, диелде. "Ул шактый тотрыклы уйный. Ялгышлары була, ләкин аны гаепли дә алмыйм. Бозга аерым уенчы гына түгел, звенолар һәм команда чыга", – диде остаз.
 
Зиннәтулла Билалетдинов уен башында “Ак Барс”ның кирәксез кагыйдә бозуларына карата да фикерен җиткерде.
 
"Бу – теләк зур булуга бәйле. Егетләр яхшы уйнарга теләде. Хис-кичерешләр вакытында андый хәлләр була", – диде Билалетдинов.
 
Ул шулай ук Михаил Варнаковның имгәнүен җиткерде, ә Александар Свитовның эскәмиядә була торып, бозга чыкмавын да аңлатты. "Үзе эскәмиядә булырга теләде. Минемчә, бу дөрес карар иде. Ул команда капитаны һәм егетләргә ярдәм итәргә теләде", – диде Зиннәтулла Билалетдинов команда капитаны турында.
 
Сүз уңаеннан, Зиннәтулла Билалетдиновның клуб белән килешү вакыты чыга. Аннан баш тренер вазифасында калу-калмавы хакында да сораштылар. “Уен буенча гына сөйләшик әле. Минем өчен борчылмагыз”, – диде Билалетдинов.
 
Ә ул арада “Р-Спорт” үз чыганакларына таянып, “Ак Барс”ка баш тренер булып ЦСКАдан отставкага озатылган Дмитрий Квартальнов киләчәк, дип язып чыкты. Зиннәтулла Билалетдинов клубта җитәкче вазифаларына билгеләнәчәк, имеш.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр