ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Авыл

Теләче районы хуҗалыкларында техник карау үткәрелә башлады

31 март 2017, 09:00

Теләче районы хуҗалыкларында техник карау үткәрелә башлады График буенча, 10 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау төгәлләнергә тиеш.

(Теләче, 31 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу атнада Теләче районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга, автомобильләргә һәм тагылма җайланмаларга техник карау үткәрелә башлады.Аның тәүгесе җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә узды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Авыл башында, ягулык салу станциясе каршындагы мәйданга тезеп куелган тракторларның һәм арбаларның әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде. Биредә 49 берәмлек техникага техник карау үткәрелде.

- Техниканы әлеге дәрәҗәдә әзерләп чыга алулары үрнәк, - дип бәяләде “Гостехнадзор”ның дәүләт инспекциясе республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков. – Техник карауны уздырганда бер җитешсезлек була икән, бу хакта акт төзелеп, шуның нигезендә 20 көн дәвамында хата төзәтелергә тиеш. Сезнең хуҗалык мисалында тәгәрмәчләрдәге шиналарны яңага алыштыру шарт. 20 көн эчендә бу кимчелек төзәтелмәсә, техник карау өчен кабаттан акча түләп, техникага тулаем карау үткәрелә. Техник карауны беренче очракта ук үткәреп бетерергә тырышыгыз, - дип хуҗалык җитәкчеләренә һәм инженерларга мөрәҗәгать итте ул.

Район кунагы чарага буш кул белән килмәгән. Ул үрнәк рәвештә тракторын язгы кыр эшләренә әзерләгән Наил Касыймовка үз ведомстволарының Мактау грамотасы белән истәлек бүләген тапшырды. Мөнир Афраем улы хезмәт алдынгысына бүләк тапшырганда:

- Тракторларның төзеклеге кемгәдер хисап тоту өчен түгел, үзегез өчен кирәк. Чөнки ел дәвамында аларга үзегез утырып эшләячәксез, - дип белдерде.

Инспекция графигы буенча 10 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау төгәлләнергә тиеш. Иң мөһим шартларның берсе – техниканың дәүләт теркәве узуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булу. Тәгәрмәчле тракторларның ОСАГО полислары  булырга тиеш.. Тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягьни руль һәм тормоз системалары, двигательнең дөрес эшләве махсус приборлар ярдәмендә тикшерелә. Шулай ук үзйөрешле машинаның хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият бирелә. Тракторның утсүндергеч, аптечка белән тәэмин ителүе мөһим.

Мөнир Халиков техникаларны агрегатлаштыру гаталәпләр, язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне яхшыртырга, республикада теркәлгән хәвеф-хәтәрләрне мисал итеп, хезмәт барышында саклык чаралары күрергә чакырды. Тракторларны язгы кыр эшләренә тиз көннәрдә әзерләп бетерү бурычын куеп, имин хезмәт теләде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр