ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Икътисад

Бүген Россия чит илдән күпләп ит һәм сөт сатып ала - Айрат Хәйруллин

29 март 2017, 10:55 , Фото: realnoevremya.ru

Бүген Россия чит илдән күпләп ит һәм сөт сатып ала - Айрат Хәйруллин Депутат фикеренчә, яңа җитештерү объектларында чит илдән керә торган итне эчке базарда үзебезнең сыйфатлы продукт белән алыштыру бурычы тора.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин «Татар-информ» журналисты белән әңгәмәдә бүген Россиянең ит һәм сөт буенча эре импортер булып торуын җиткерде. Депутат сүзләренчә, «Рус мәрмәре» агросәнәгать комплексының төп бурычы булып, читтән керә торган элиталы "стейк"ны гына түгел,  сыер итен тулаем үзебезнеке белән алыштыру тора.

“Рус мәрмәре” бик яхшы эшли, — диде Хәйруллин, — һәр айда продукцияне 15-20 процентка арттыра. Бу - зур алга китеш. Ихтыяҗ бар. Ул безнең рестораннар өчен кыйммәтле затлы ит кенә түгел, сыер итен дә күпләп җитештерә.  Заманча җитештерү үзәге, биредә барлык шартлар бар. Татарстаннан читкә затлы ит күп китә, үзебезнең кибетләрдә дә күренә башлады».

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, сыйфатлы ит читкә чыгарыла, шул ук вакытта без 1 миллион тонна сыер итен читтән сатып алабыз. "Кызганыч, сыйфатлы сыер итен арзанлы тавык һәм дуңгыз ите белән алыштыру бара, бу бик әйбәт процесс түгел”, — диде ул.

Шул ук вакытта Россиядә гадәттәгечә сыер ите кулланыла. «Сыер ите җитештерү бәясе буенча һәрчак кыйммәт, — дип шәрехли Айрат Хәйруллин, — Россиядә совет чорында да сыер итен куллану тавыкка караганда күләмлерәк иде. Германиядә, мәсәлән, гадәттә дуңгыз ите кулланыла. Һәр илнең традицияләре белән бәйле үз базар үзенчәлекләре бар. Шунлыктан бездә дә сыер ите "эксклюзив"ка әйләнеп, бетә бара торган продукт булмасын иде».
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10