ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Сәясәт

Төркия россиялеләрне эчке паспортлар белән кабул итәргә әзер

27 март 2017, 16:38

Төркия россиялеләрне эчке паспортлар белән кабул итәргә әзер Мәвлүт Чавушоглу сүзләре буенча, чит ил паспортыннан башка сәфәр кылу турында сөйләшүләр «күңелсез вакыйгалар»га кадәр үк булган.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Төркиянең чит ил эшләре министры Мәвлүт Чавушоглу белдерүенчә, Төркия Россия белән һәр ике дәүләт гражданнарына эчке паспортлар буенча сәфәр кылырга мөмкинлек бирүне тикшерергә ниятли.

Ул бу хакта Анталиядә яшәүче Россия гражданнары белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы, NTV телеканалына сылтама белән.

Чавушоглу сүзләре буенча, чит ил паспортыннан башка сәфәр кылу турында сөйләшүләр «күңелсез вакыйгалар»га (2015 елның ноябрендә Сүрия чигендә төрекләрнең очкычлары тарафыннан Россиянең Су-24 бомбага тотучы очкычы бәреп төшерелүгә) кадәр дә булган. Хәзер сөйләшүне яңарту ниятләнелә, дип ассызыклады Төркиянең чит ил эшләре министры.

Аэропортларда шәхес таныклыгының эчке өлешен тикшерү буенча җиһазлар куела, дип өстәде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр