ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять, Мәдәният

Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле

27 март 2017, 12:58

Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле Бәйрәм уздыру вакыты турындагы карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган.

Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары  – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.

ТР Министрлар кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмалар да җәлеп ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр