ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Мәдәният, Татар дөньясы

Көчле халык башкалардан түгел, үз-үзеннән көлә – татар проектлары дизайнеры Илдар Әюпов

27 март 2017, 14:31 , Фото: Александр Эшкинин

Көчле халык башкалардан түгел, үз-үзеннән көлә – татар проектлары дизайнеры Илдар Әюпов "Минем белән татарча сөйләш", дип таләп итүчеләр татарлыкка кайтырга әзер кешеләрне куркыта, дип саный дизайнер.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Милли була алган һәм булырга теләгән кешеләрне татарлар арасындагы маргинальлек (читкә тибәрү) куркыта. Әлбәттә.ру мәгариф һәм фән проекты җитәкчесе Илдар Әюпов “Смена” үзәгендә татар дизайн проектларына багышланган лекциясендә татар проектларындагы маргинальлек турында да искә алды.

“Минем белән татарча сөйләш, бездә закон буенча ике дәүләт теле” дип “бугаз киерергә” яратучылар аркасында үзебезнеке була алган кешеләребезне югалту куркынычы бар, - дип искәртте ул. - Чөнки күпләр үзен андыйларга тиңләрләр дип шикләнә башлый”.

“Мондый тәнкыйть үз-үзебезгә ирония белән алыштырылырга тиеш. Әйтик, без үз акцентыбыздан көлә алабыз, чәй яратуыбыздан... Яһүд халкы үз-үзеннән көләргә ярата. Үз-үзеңә ирония белән карау – эчке көчне күрсәтә, ә башкаларга тупас мөнәсәбәт – ул азчылык комплексы, кече халыкның рухи чикләнгәнлеге. Моннан качарга кирәк, - ди Илдар. - Безнең беренче КВН командасының: “Татарларда “Артка” дигән сүз юк, борылабыз да яңадан: “Алга!” дигән юморын бөтен Россия белә. Көчле халык башкалардан түгел, үзеннән көлә”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр