ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Мәдәният

Тукай бүләгенә тәкъдим ителү зур реклама ул – Мәдинә Маликова

26 март 2017, 23:14

Тукай бүләгенә тәкъдим ителү зур реклама ул – Мәдинә Маликова Язучы, драматург Мәдинә Маликова үзен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы дип саный. Бүгенге көндә аның 30 китабы дөнья күргән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Алёна Низамова) . Язучы Мәдинә Маликова 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлегендә. Премиягә ул «Арыш тәме» китабы өчен дәгъва кыла. Дәрәҗәле премиягә дүртенче тапкыр кандидат буларак тәкъдим ителүен әдип бары уңай яктан гына бәяли.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында Мәдинә Маликова : «Тукай бүләгенә тәкъдим ителү - үзе бик зур дәрәҗә һәм ул бик зур реклама бирә. Телевидениедан күрсәтәләр, яңадан мине искә төшерәләр, яңадан китапларымны укыйлар»,- дип әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10