ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Мәдинә Маликова: Өч мең тираж белән чыккан китаплар сирәк очракта бер елда сатылып бетә

26 март 2017, 19:13

Мәдинә Маликова: Өч мең тираж белән чыккан китаплар сирәк очракта бер елда сатылып бетә Язучы, драматург Мәдинә Маликова Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дүртенче тапкыр дәгъва кыла.

 (Казан, 26 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән язучы, драматур Мәдинә Маликованың быел жюри хөкеменә «Арыш тәме» китабы чыгарылган. Язучы үзен дәүләт бүләгенә лаек дип саный. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында әйтте.

Бүгенгә Мәдинә Маликованың 30 китабы дөнья күргән, алар барлыгы 448 000 тираж белән таралган. "Арыш тәме" китабы турында Мәдинә Маликова: «Бик яратып яздым, аны халык та яратты", - диде. Язучы китабының өч мең тираж белән чыгып, бер ел эчендә сатылып беткәнен әйтте. "Өч мең тираж белән чыгарылган китаплар татарда ул сирәк сатылып бетә бер елда. Аннары мин аны тагын кабатлап чыгардым», - диде Мәдинә Маликова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр