ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Авыл

Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы чәчү эшләрен башларга әзер

25 март 2017, 04:00

Бар төр тракторлар, чәчү техникасы, культиваторлар рәт-рәт тезелеп куелган, буялган, майланган.

(Азнакай, 25 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Язгы чәчү чорында тракторлар, чәчү агрегатлары һәм тагылма коралларның төзеклеге, куркынычсыз булуы зур әһәмияткә ия. “Марс” хуҗалыгында районда иң беренчеләрдән булып, тиздән басуларга кузгаласы техникага техосмотр уздырылды, дип яза район басмасы.

Бар төр тракторлар, чәчү техникасы, культиваторлар рәт-рәт тезелеп куелган, буялган, майланган. Әмма тикшерүчеләрнең таләпләре моның белән генә бетми әле. Алар һәр техниканы кабызып, йөртеп карадылар. Фаралары кабынамы, сигналлар эшлиме, тормозы, двигатель номерлары бармы, механизаторларның белеме, правалары тәртиптәме? Барысы да энә күзеннән үткәрелде.

– “Марс” хуҗалыгы бу өлкәдә һәрчак иң үрнәк хуҗалыкларның берсе. Тракторлар, культиватор, тагылма кораллар - барысы да яхшы әзерлектә, бөтен таләпләр дә җиренә җиткереп үтәлгән, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Наил Ситдыйков.

– Яз быел матур килә. Һәр елны менә шулай бар техниканы энә күзеннән үткәрәбез. Чәчүгә бар техникабыз да әзер. Механизатор егетләребезнең кәефе күтәренке. Мул уңыш алырга бар мөмкинлекләребез дә бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып килә. Игенче басулар өлгерүен көне, сәгате белән көтеп тора. Кырга чыгучы техника, җайланмаларны төзекләндерергә, соңгы штрихны сызарга бик аз вакыт калды, дип яза районның "Маяк" газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр