ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Мәдәният, Татар дөньясы, Аналитика, күзәтү

Гомумтөрки тел кирәкме – уңай һәм тискәре фикерләр

25 март 2017, 11:54

Гомумтөрки тел кирәкме – уңай һәм тискәре фикерләр Үзбәк профессоры Бәхтияр Кәримов урта төрки тел булдыруның әһәмиятен ачыклау максатыннан, сораштыру уздыра.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзер барлык төрки милләтләр дә аңлый торган уртак бер тел юк, шуңа күрә өстәмә рәвештә барлык төрки халыкларга аңлаешлы урта төрки тел булдырырга телибез – Ташкент дәүләт техник университеты профессоры Бәхтияр Кәримов социаль челтәрдә башланган фикер алышуларда шулай дип белдергән."Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе гомумтөрки аралашу теле булдыру идеясен өйрәнде.

Бәхтияр Кәримов милләте буенча үзбәк, әмма  “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ул үз туган телен гомумтөрки аралашу теле итеп тәкъдим итүгә каршы булуын әйтте. 

“Үзбәк телен өстен чыгару ахыр чиктә башка тугандаш төрки милләтләр тарафыннан минем туган үзбәк телемә каршы канәгатьсезлек һәм нәфрәт уятачак”, – дип саный профессор. Ул шулай ук хәзер булган төрки телләрнең кайсысындыр гомумтөрки тел итеп тәкъдим итүгә каршы.

“Кайбер төрки милләт вәкилләре нәкъ менә аларның теле милләтара аралашу теле статусына иң туры килгән булуын аңлатырга тырыша. Әмма бу субъектив иллюзия, чөнки һәр милләткә үз туган теле иң җайлысы, камиле, матур яңгырашлысы кебек тоела. Һәр кешегә үз әнисе иң яхшысы кебек үк. Галим кеше субъектив иллюзиядән качып, объектив картинага якынаерга тиеш. Өстенлекне эзәрлекләп, туганлыкны җимерү ник кирәк?” - дип ассызыклый Бәхтияр Кәримов.

"Урта төрки тел" – "төрки эсперанто"

Профессор барлык төрки халыклар өчен дә уртак тел булып "Урта төрки тел" була алыр иде дип саный. Ул үзе урта төрки телне булдыру методикасы авторы.

Кәримов тәкъдим иткән урта төрки телне “Төрки эсперанто” дип тә атыйлар. Профессор фикеренчә, урта төрки тел дә күпчелек төрки халыкларда кулланылган сүзләр һәм кагыйдәләр нигезендә төзелергә тиеш. Әйтик, күпчелек төрки халыклар китапны “китап” дип атый икән, урта төрки телгә шушы төшенчә кертелә. Грамматик кагыйдәләр дә күпчелек төрки халыкларда булган кагыйдәләргә нигезләнеп төзелә.

Урта төрки тел милләтара аралашу, мәгълүмат туплау теле була алыр иде. Һәр төрки милли дәүләт үз туган телен дәүләт теле итәргә һәм аны мөмкин кадәр үстерергә хокуклы. Параллель рәвештә халыкларның һәркайсы теләгенә карап урта төрки телне өйрәнә алыр иде. Шул вакытта бөтен төрки дөньяның тел ягыннан элемтәләре аеруча оптималь юл белән тәэмин ителер иде, дип саный Бәхтияр Кәримов.

“Урта төрки телне өйрәнү иң яхшысы булачак, өстәвенә анда бит төрки халыкларның күпчелегендә булган сүзләр, грамматик нормалар һәм фонемалар кулланылачак. Урта төрки тел һәр төрки халыкка якын, шул ук вакытта берсе белән дә тәңгәл түгел. Гадәттә, туганнар арасында кемдер өстен чыга башласа, низаг чыга: кемгәдер нәрсәдер көчләп тагыла, кемдер кимсетелә. Бу дуслык нигезен җимерә. Ә бу проект бөтен халыкларны да тигез дәрәҗәгә куячак. Һәр милләт үзен читкә этәрмәячәкләрендә тыныч була ала”, – ди Бәхтияр Кәримов.

"Төрек теле гомумтөрки тел була алмый"

Социаль челтәрләрдә төрек телен гомумтөрки аралашу теле дип тәкъдим итүчеләр дә бар, моны төрек телендә сөйләшүчеләрнең күп һәм Төркиянең бәйсез дәүләт булуы белән аңлаталар.

Бәхтияр Кәримов төрек телен гомумтөрки тел итеп кертүгә каршы. “25 ел дәвамында төрек телен гомумтөрки тел сыйфатында кертергә омтылу уңышлы булмады. Төрек булмаган төрки милләтләрнең күпчелеге әдәби төрек телен белми. Шул омтылышлар аркасында төрки цивилизация урта төрки телне булдырмый, вакыт әрәм итә, һәм күп кенә төрек булмаган төрки телләр шовинистик нацияләр басымында үлеп бара. Әгәр алга таба да төрек телен башка төрки телләр ареалына кертүгә омтылыш булса, төрки цивилизация үз телләренең күпчелеген һәм күп кенә территорияләрен югалтачак, чөнки аларда төрки телләр юкка чыгачак. Шуңа күрә урта төрки телне булдырып, мөшкел хәлдә булган төрки милләтләр һәм аларның телләрен саклап калырга тырышырга кирәк”, – ди ул.

Урта төрки тел: каршылар һәм хуплаучылар

Сораштыру астындагы комментарийларга күз салсак, урта төрки тел кирәк диючеләр дә, моңа каршы чыгучылар да бар.

Адвокат Аваз Темирхан тел реформалары буенча төркиара комиссия булдыру, мәктәпләрдә төрки телләрне укыту кирәк дип саный. Бәхтияр Кәримов аңа түбәндәгечә җавап бирә: “Әгәр барлык милләтләр бәйсез булып, мәктәпләрдә нинди телне укытуны үзләре хәл итсә, бу вариант мөмкин булыр иде. Тик бүгенге сәяси вазгыятьтә сезнең вариант мөмкин түгел. Күп кенә төрки телләр үз республикаларында да укытылмау сәбәпле юкка чыгып бара. Шулай да, әгәр төрки милләтләргә мәктәпләрдә укыту өчен телләр сайлау мөмкинлеге тудырылса да, бу зур көч һәм вакыт сораячак. Чөнки сез һәр төрки кешесенә үз туган теленнән тыш, тагын берничә төрки тел өйрәнергә тәкъдим итәсез. Минемчә, бу һәр төрки телгә дә якын булган гомумтөрки телне булдыруга караганда күпкә мәшәкатьлерәк”. Бәхтияр Кәримов фикер алышуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, урта төрки телнең милли төрки телләрне кысрыклап чыгару өчен түгел, ә аларны саклап калу өчен булдырылуын билгеләп үтә.

Кайрат Дулати урта төрки түгел, ә "төрки тел" исеме белән кертүне тәкъдим итә. Ә Бәхтияр Кәримов болай дип җавап бирә: “Төрки дигән атама юридик яктан 1924 елда ликвидацияләнгән башка тел өчен бирелгән иде инде, шуңа күрә аның белән буталачак. Кайберләр авторлар “анатөрки” дип исемләүне тәкъдим итә, әмма, миңа калса, урта төрки яхшырак, чөнки “анатөрки” дигәндә, туган тел түгел, ә “анатөрки” тел ана тел кебек кабул ителә”, - ди.

Кулланучыларның берсе уртак төрки телне булдыру бик җайлы дип саный: “Минем практикада шундый очрак булды – читтәге бер объектта өч айга якын 3 үзбәк, 5 казах, 1 татар эшләде. Эшнең яртысын башкарганда инде барысы да уртак бер телдә аралаша иде. Аларны беркем өйрәтмәде. Шуңа күрә, минемчә, аралашу, элемтәләр никадәр тыгызрак булса, гомуми урта төрки тел дә шулкадәр тизрәк барлыкка килер”, - ди.

“Аерым бер төрки телне алырга тәкъдим итүчеләр ачуны чыгара. Мин ул телләр начар дип әйтмим, әмма алар безгә туры килми. Мин бер төркинең башкалардан өстен чыгуына каршы. Бу ассимиляция, оккупация дип атала. Башка төркиләр моңа түзә алмаячак, хәтта тугандаш халык булса да. Төркиләрнең бер өлеше бәйсезлеккә иреште, бер өлеше һаман да бәйле. Шуңа күрә алар янә кемнеңдер кече туганы булырга риза булмаячак. Мондый союз шундук җимереләчәк”, - ди сораштыруда катнашучыларның берсе.

Уртак тел һәм уртак графика

Берничә кеше урта төрки телне булдыру проблемасын хәл иткәнче үк, беренче чиратта, барлык төрки телләр өчен гомуми алфавит булдыру проблемасын хәл итүне тәкъдим итә. “Минемчә, бу дөрес фикер. Уртак бер алфавитны төзү проблемасын “Төрки телләрнең алфавитлары һәм язу үрнәкләренең халыкара институты”н булдыру юлы аша хәл итеп булыр иде. Анда һәр төрки телдән үз теленең алфавиты һәм язу үрнәкләрендә махсуслашкан лингвист эшләр иде. Әмма төрки милләт вәкилләренең үз дәүләтеннән тәкъдим ителүе зарур. Бу белгечләр тиешле вәкаләтләргә дә ия булырга тиеш. Бу проект һәр төрки дәүләт, я милли-дәүләт берәмлеге, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмә тарафыннан хупланган булырга тиеш. Шул рәвешле, төрки цивилизация гомуми алфавит булдыру проблемасын хәл итә алыр иде”, - дип билгеләп үтә Бәхтияр Кәримов.

Искәндәр Гыйләҗев: "Заманында татар теле үзара аралашу теле функциясен үтәгән"

Бу мәсьәләгә карата үз фикере белән Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев уртаклашты. “Заманында татар теле бөтен төрки халыклар өчен аралашу теле булган. Тарихи яктан бу билгеле факт. 17-18 нче йөзне алсак, бөтен төрки халыклар үзара татарча аралашкан. Язма тел дә, аралашу теле дә шул телгә нигезләнгән. Хәтта Русиянең көнчыгыш илләре белән аралашуда да татар теле төп рольне уйнаган. Һиндстан, Иран, Урта Азиягә, хәтта Кытай якларына да хатлар татар телендә юлланган. Шул ук рус патшаларыннан хатлар татар телендә киткән бит, бу билгеле факт. Шуңа күрә, минемчә, монда велосипедны яңадан уйлап табуның кирәге юк, һичшиксез, заманында татар теле үзара аралашу теле функциясен үтәгән. Минемчә, татар теленең структурасы, системасы нигездә бик камил, шуңа күрә өстәмә ясалма телнең кирәге юктыр дип саныйм. Татар теле андый функцияне үти алыр иде, ләкин хәзер бу буш сүз булып кына калмасмы. Монда шик бик зур”, - дип билгеләп үтте ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Дмитрий Насилов: Тел ул табигый күренеш

М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институты Төрки филология кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы – профессор Дмитрий Насилов барлык төрки халыклар өчен ниндидер гомумтөрки тел булуы мөмкин түгел, дип саный. “Тел ул табигый күренеш. Татар, башкорт һәм башка телләр бик күп гасырлар элек барлыкка килгән, башта сөйләм формасында башланган, аннары мөстәкыйль үсеш алган. Борынгы татардан заманча татар теленә, борынгы төрек теленнән заманча төрекчәгә әверелгән. Урта төрки тел – ясалма тел ул. Ә теләсә нинди ясалма тел – ярымтере булмаса, ярымүле тел инде ул”, - дип белдерде Дмитрий Насилов “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Альберт Исмаил: Һәр телдән өлеш кертү кирәк

Тәрҗемәче Альберт Исмаил аерым бер төрки телне гомумтөрки тел итеп чыгаруга каршы булуын белдерде. “Вконтакте” да бер “Урта төрки тел” дигән төркем бар. Анда компьютерда санап, уртак сүзләр булдырып, текстлар язалар. Бик аңлашыла. Мин шул яклы. Татар, я төрек теле генә уртак тел булсын дип әйтеп булмый. Һәр телдән өлеш кертеп, һәрберсеннән бераз-бераз җыелса, ул уртак була. Ә болай уртак булмый ул, беркем дә кабул итмәс иде аны. Казахлар үзенекен, татарлар үзенекен алга этәрсә, булмый инде ул. Фәнни яктан якын килү, гаделлек, хөрмәт булса, акрын гына бу ботканы бергәләп пешереп булачак”, – дип белдерде тел белгече. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр