ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Зөләйха ролен кем башкарачагы билгеле түгел - Олег Ханов

24 март 2017, 18:17

Зөләйха ролен кем башкарачагы билгеле түгел - Олег Ханов Айрат Әбушахманов М.Гафури театрында “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль кую эшләрен башлады.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре буенча спектакль куярга алынган режиссер Айрат Әбушахманов әлегә Зөләйха роленә кем алыначагын әйтми. Бу хакта бүген Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов хәбәр итте. Ул сценарийның әзер икәнен, театрда спектакль кую эшләренең башланганлыгын әйтте.

Башкортстанның атказанган артисты, театр артисты Рәзифә Динмөхәммәтова "Татар-информ" хәбәрчесенә Зөләйха роленең үзе өчен түгеллеген әйтте. “Мин китапны укып чыктым, әмма үземне Зөләйха итеп күрмим, - диде ул. – Без театрда яңа спектакль буенча эш башлап җибәрдек. Француз әсәре. Минем шушы спектакль белән яши башладым”, - диде актриса. Рәзифә Динмөхәммәтованы Казан тамашачысы "Кахым түрә" тарихи драмасында төп рольдә күрә алачак.

Китап авторы, Казан язучысы Гүзәл Яхина, “Татар-информ”га интервью биргәндә, спектакльдә героиняның милләтенә басым ясалмыйча, төрки хатын-кыз буларак кына күрсәтеләчәген әйткән иде.

Сценарий авторы – бүгенге көндә иң популяр драматургларның берсе Ярослава Пулинович.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр