ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Хәвеф-хәтәр

Татарстаннан алты ир-ат, ялланып кеше үтергән өчен, Мәскәүдә җавапка тартылган

24 март 2017, 16:41

Татарстаннан алты ир-ат, ялланып кеше үтергән өчен, Мәскәүдә җавапка тартылган Алар махсус оештырылган төркем белән кеше гомеренә һөҗүм итүдә гаепләнә.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Мәскәү шәһәр суды Татарстан кешеләреннән торган оешкан җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Әлеге төркемгә яшьләре 26дан 37гә кадәр булган Игорь Красильников, Марат Хәмидуллин, Роберт Зиатдинов, Вадим Волков, бертуган Илнар һәм Ленар Исмәгыйлевлар кергән. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаятьне башкарудаг тоткан урыны һәм кылган гамәлләренә карап, алар “Оешкан җинаять төркеме белән ялланып үтерү”, “Үтерү нияте белән ялланып оешкан төркем белән ике кешегә һөҗүм итү” маддәләре буенча гаепләнде.

Судта ачыкланганча, 2013 елның май аенда Красильников үзенең танышыннан 36 яшьлек Мәскәү кешесен үтерү турындагы тәкъдим ала. Моның өчен ул 1 миллион сум “хезмәт хакы” алырга тиеш була. Кырын эшкә үзенең якташларын да җәлеп итә, әмма җинаятьчеләр ялгышып, башка яшь кешене үтерә. Шунлыктан, килешенгән түләүдән мәхрүм калалар.

Шуннан моң Красильников элегрәк җәзага тартылган Волковтан ярдәм сорый. 2014 елның 25 апрелендә Красильников, Волков, Илнар Исмәгыйлев корбанын ишегалдында сагалап, аңа күп төрле җәрәхәтләр ясый. Бәхетенә күрә авыр яралар алуга карамастан, зыян күрүче исән кала.

Суд Илнар Исмәгыйлевны 18 елга ирегеннән мәхрүм итте. Красильников, Хәмидуллин, Зиатдинов, Волков һәм Ленар Исмәгыйлев 11 елдан 17 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде. Алар барысы да җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә алачак.

Суд тарафыннан корбан булучыларның зыян күрү өчен сораган 10 миллион сумлык дәгъвасы да канәгатьләндерелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр