ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Җәмгыять

Әлмәт яшьләре берләште

24 март 2017, 05:00

Әлмәт яшьләре берләште Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша.

(Әлмәт, 24 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәткә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы нәшатлылары килде. Алар район яшьләре белән очрашты, киләчәккә планнар корды, диелә район хәбәрендә.

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша. Аның республика буенча өч шәһәрдә филиаллары да бар. Шуның берсе безнең Әлмәттә. Төбәгебез күпмилләтлеләрдән санала. Районда 60 тан артык милләт гомер кичерә. Яшьләр дә күп. Калабызда әле узган ел гына эшли башлаган Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы филиалы төрле милләттән булганнарны берләштерде. Сафлар көннән-көн арта бара. Үз халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән яшьләрне берләштергән ассамблея филиалы яшьләре хисабында, оештырылуга аз вакыт үтүгә дә карамастан, байтак кына күркәм эшләр теркәлгән инде. Әлеге берләшмә лидеры Давид Степанян алар хакында сөйләде.

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе урынбасары Амриддин Камолов әлмәтлеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Казан кунагы үз чиратында төп берләшмә эшчәнлеге белән дә таныштырды, филиалларны тагын да арттырырга уйлауларын җиткерде, киләчәккә планнар, проектлар, алда торган бурычларны бәян итте.

Яшьләр үзәге фойесында «Күпйөзле Татарстан» дип исемләнгән фотопроект та куелган иде. Проектның максаты төрле милләтнең йөз чалымнары матурлыгын күрсәтүдән гыйбарәт. «Муви» форум-театры катнаш никах темасына күренеш тәкъдим итте, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10