ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Җәмгыять

Балтачта күзе күрмәүчеләр җәмгыятенең җирле җитәкчесе утырыш үткәрде

23 март 2017, 22:00

Балтачта күзе күрмәүчеләр җәмгыятенең җирле җитәкчесе утырыш үткәрде Балтач күрмәүчеләр җәмгыяте утырышында мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

(Балтач, 23 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Бүгенге көндә Балтач районында 100дән артык начар күрүче исәпләнә. Күпләре әле Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыятенең Арча бүлекчәсе эшләве, аның Арча, Балтач, Биектау, Әтнә районнарын берләштерүен белми дә.  Бу хакта бик аз кызыксынабыз шул. Әлеге сорауларга төгәл җавап табу өчен, ә иң мөһиме киләчәктә берләшеп, бердәм булып, бер-берләренә ярдәмләшеп яшәү идеясен максат итеп районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, юрист Ранил Гыйльванов түгәрәк өстәл үткәрде, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

– Кешенең уртак проблемасы булса, аны хәл итү дә күпкә җиңел. Мин бернәрсәгә дә яраксыз дип тик ятарга кирәкми. Мондый түбән бәя кешене бик бетерә. Безгә берләшергә кирәк, өйләрегездә куркып ятмагыз. Арабызда бит бик сәләтле кешеләр бар. Без сезнең һәммәгезнең дә бик актив булуын беләбез. Араларыгызда нинди генә талантлы кешеләр юк. Безнең максат – шуларны барлау, җанландырып җибәрү. Киләчәктә сәнгатькә гашыйк егет-кызлар белән концерт-спектакльләр оештыру, бергәләп сәяхәтләргә бару һәм хезмәт яшендәгеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен дә тормышка ашырырга исәбебез, – дип мөрәҗәгать итте Ранил очрашуга килүче иптәшләренә.

Очрашуга махсус кайткан Арча күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов та мондый чара үткәрүне бик хуплады.

– Очрашып сөйләшү, аралашу бик кирәк. Биредә сез үзегезгә күпме мәгълүмат алып китәсез. Нигездә сез район инвалидлар оешмасы вәкилләре, алар үткәргән чаралар да еш катнашасыздыр, ә биредә сез үз юнәлешегез буенча гына эш итәсез, бер-берегезне ярты сүздән аңлыйсыз, теләк-максатларыгыз да уртак,– диде Зөфәр Шамил улы.

Очрашуда начар күрүче балаларның урта һәм өстәмә белем алуы хакында да сүз булды. Чөнки начар күрүчеләр арасында мәктәп яшендәге балалар да бар.

– Мин иң беренче чиратта балаларга, аларның әти-әниренә мөрәҗәгать итәсем килә. Бала урта белемне ала, ә менә өстәмә белемгә чират җиткәч, көймә комга терәлә. Лаешта эшләүче начар күрүчеләр өчен интернат бу юнәлештә зур терәк. Шулай ук Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә компьютер курслары укытыла. Өстәп тагын шуны әйтәсем килә, киләчәктә Татарстаныбызда медицина көллияте базасында (әлегә төгәл кайсы уку йорты икәне билгеле түгел) массажчылар әзерләүче курслар эшләячәк, – диде Арча күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Ләйсән Фоат кызы.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, үзәк мәчеттән Марат хәзрәт, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин катнашты һәм алар барысы да әлеге матур башлангычка уңышлар теләп, әлеге хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә ышандырдылар.

Түгәрәк өстәл чыннан да түгәрәк булып, үзәк мәчет әзерләгән мул табыннар артында бик җылы атмосферада үтте, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр