ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәтенең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш узды

23 март 2017, 09:00

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәтенең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш узды Хезмәткәрләрне эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков та котлап, аеруча аерылып торган хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.

(Яшел Үзән, 23 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Горький исемендәге завод җитәкчелеге Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш хезмәте хезмәткәрләрен билгеләде, дип яза район басмасы.

Эчке эшләр бүлегенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш хезмәтенең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы утырышта завод генераль директоры урынбасары Даниил Галиев икътисади иминлек белән тәэмин итү предприятие менеджментының төп элементларының берсе диде. Шул максаттан чыгып, предприятие хезмәткәрләре Яшел Үзән полициясе белән тыгыз элемтәдә эшли. 2016 елда гына да уртак көч белән 13 тышкы һәм эчке икътисади җинаять ачыкланды. «Урлау», «мошенниклык» маддәләре буенча җиде җинаять эше, алты факт буенча гаепләнүчеләр вак урлаулар буенча административ җаваплылыкка тартылды. Икътисади иминлек бүлеге ярдәме белән 2016 елда корабльләрне җиһазлар белән тәэмин итүче компанияләрнең берсе белән килешү таләпләрен үтәмәве сәбәпле тикшерүләр башланды. Компаниянең завод алдындагы бурычы 151 миллион сум тәшкил итә.

Генераль директор һәм коллектив исеменнән Даниил Галиев ОЭБиПК хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлап, аларга Рәхмәт хатлары һәм гаиләләре белән бергә ял итү өчен шифаханәгә юлламалар сертификатлары бүләк итте. Әлеге бүләкләрне бүлекчә җитәкчесе урынбасары полиция майоры Эдуард Сираҗиев, өлкән оперуполномоченный полиция майоры Дмитрий Павлюченков, өлкән оперуполномоченный капитан Дамир Урманов алды. Болардан тыш, бүлеккә яңа компьютер да бүләк иттеләр.

Хезмәткәрләрне эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков та котлап, аеруча аерылып торган хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр