ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Теләче Советының утырышлар залында районның иҗтимагый Советы утырышы узды

22 март 2017, 05:00

Теләче Советының утырышлар залында районның иҗтимагый Советы утырышы узды Район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев катнашты.

(Теләче, 22 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). 17 март көнне булып узган Теләче районының иҗтимагый Советы утырышында районда милли сәясәт Концепциясен тормышка ашыру, апрель аенда Казанда узачак Татарстан халыклары съездына делегатлар һәм Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесен сайлау мәсьәләләре каралды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырыштаТР муниципаль берәмлекләр Советы Асоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев катнашты һәм чыгыш ясады.


Беренче көн тәртибе буенча утырышта район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин чыгышясады. Фикер алышуларда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе  Даут Ихсанов катнашты.
22 апрель көнне Казанда узачак Татарстан халыклары съездына Теләче  районынан алты делегат сайланды. Алар: район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Үзә курта мәктәбе директоры Анатолий Николаев, район мәдәният йорты методисты Светлана Романова, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Сиринә Гатиятова, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Гыйниятуллин һәм Теләче үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиева.
Алга таба Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеген Алисә Дәүләтшина җитәкләячәк. Бүлекне  җитәкләгән Талия Зиннәтуллина актив эшчәнлеге өчен Теләче муниципаль районы башлыгының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10