ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмәләрдә катнашты

20 март 2017, 20:03 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмәләрдә катнашты Әлеге эшлекле чаралар барышында көн үзәгендәге мәсьәләләр каралды.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Югары советының Бюросы утырышында  катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җиткерде.

Чара видеоконференция элемтәсе режимында узды. Аны "Бердәм Россия" партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов үткәрде.

Чарада катнашучылар партия эчендәге мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук башка актуаль темаларны да кузгатты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк партиянең Югары советы Бюросын даими рәвештә айның һәр өченче атнасында җыю турында карар кабул ителгән иде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" җәмгыяте директорлар Советының чираттагы утырышын да уздырды. Республика Президенты рәислегендә үткән әлеге чара Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында булды.

Очрашу барышында республикада, яңа заманча технологияләр кулланып, энергетик проектларны гамәлгә кертү турында сөйләштеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр