ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Татарстанда һава торышы бозыла

Җәмгыять

21 мартта республикада томан көтелә

20 март 2017, 19:04

21 мартта республикада томан көтелә
Киләсе тәүлектә явым-төшем көтелми, әмма юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”).Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, киләсе тәүлек явым төшемнәрсез, әмма кайбер районнарда урыны белән томан булырга мөмкин дип хәбәр итә.

21 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә республикада иң түбән температура -4 -9 градус, аязган вакытта -10..-15 градус булачак. Көндез иң югары температура -3..+2 градус булыр дип фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Моңа охшаш һава торышы ким дигәндә пәнҗешәмбе, ягъни 23 мартка кадәр булыр дип фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10