ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китаплары — Мәскәүнең “Кызыл мәйдан”ында
РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татарстан яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары белән очраша
IV мөселман яшьләре форумы 15-22 июльдә Болгарда узачак
Нигә әле яшьләр оешмалары арасында турнир үткәрмәскә? – Камил хәзрәт Сәмигуллин
Телефон белән эшләү культурасы булырга тиеш – Татарстан мөфтие

Җәмгыять

Россия халкы пакетлы турларга караганда мөстәкыйль ялны өстенрәк күрә башлады

20 март 2017, 18:17

Россия халкы пакетлы турларга караганда мөстәкыйль ялны өстенрәк күрә башлады 2016 елда һәр өченче Россия туристы чит илгә "кыргыйларча" барачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия халкы мөстәкыйль рәвештә ниятләгән сәфәргә баруны өстенрәк күрә. 2014 елга кадәр “оештырылган” һәм “кыргый” туристлар буенча процент бәйләнеше тотрыклы булса (беренчеләре 3 тапкырга артыграк), аннан соңгы елларда үзгәреш күзәтелә башлады. 2016 елда, мәсәлән, Россия туристларының өчтән бер өлеше чит илгә ял итәргә “кыргыйларча” киткән. Белгечләр фикеренчә, сәбәп акчаны саклап тотуда түгел. Шул рәвешле ял иткәндә акча аз тотылмый. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

Ipsos Comcon маркетинг оешмасы тикшерүе мәгүлүматларына караганда, чит илдә ял итүче россиялеләрнең өлеше соңгы ике елда байтак кимегән. Әгәр 2014 елда эре шәһәрләрнең һәр унынчы кешесе ял сәфәрендә булса, 2015 елда аларның саны 8, ә 2016 елда 6 процентка калган.

Курорт, экскурсия һәм чаңгы туризмы буенча сәфәрчеләр дә кимегән. Ә чит илдәге дуслар һәм туганнар янына бару, фестиваль һәм спорт чараларыннан Россия халкы баш тартмаган. Бу юнәлеш буенча сәфәргә чыгучылар саны үзгәрмәгән диярлек. 2014 ел белән чагыштырганда туристлар саны турагентлык клиентлары арасында, мөстәкыйль ял яратучылар арасында да кимегән. Әмма беренче төркемдә югалту икенчегә караганда сизелерлек: 36га 16 процент. Нәтиҗәдә, “кыргый” һәм “оештырылган” туристлар арасындагы бәйләнеш “кыргый”лар файдасына үзгәргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр