ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла

Татар дөньясы

Краснодар өлкәсендә Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл куелды

20 март 2017, 15:15

Краснодар өлкәсендә Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл куелды Рәфәгать Хәбибуллин 20 елдан артык Кореновск шәһәрендәге вертолет полкында хәрби хезмәттә иде.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Краснодар өлкәсе Кореновск шәһәрендәге 3 номерлы мәктәптә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл куелды. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев социаль челтәрләрдәге аккаунтында хәбәр итте.

"Безнең край 20 ел буе Хәбибуллинның туган аэродромы булды. Ул базасы бездә урнашкан 55нче Севастополь вертолет полкында хезмәт итте. 2016 елның 8 июлендә полковник Хәбибуллин Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Кореновскта аның исеме белән урам һәм мәктәп аталды. Рәфәгать Хәбибуллин - хәрби дан һәм Ватанга тугрылык мисалы. Мәңгелек дан", - дип яза Вениамин Кондратьев. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр