ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте
Төркиядә беренче хатын-кыз журналын татар кешесе Фәүзия Ибраһим чыгарган
Мин Габдерәшит Ибраһим нәселе дәвамчысы булуымны белеп үстем - Нәслихан Арул Акса
Һәр төбәктә татарларның үзенчәлекле милли ризыгы бар – Бардадан пешекче Дамирә Казнина
Казанда өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк һәм кош теле пешерү буенча зур остаханә үтте

Җәмгыять

Россия иң бәхетле илләр арасында 49нчы урынны били

20 март 2017, 13:51

Россия иң бәхетле илләр арасында 49нчы урынны били 20 март БМО тарафыннан Халыкара бәхет көне буларак билгеләп үтелә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия 2017 елда, былтыргыга караганда, җиде баскычка үсеп, иң бәхетле илләр арасында 49нчы урынны яулаган. Бу хакта БМО бүлекчәсе булган World Happiness Report докладында әйтелгән, дип җиткерә "Интерфакс".

Иң бәхетле илләрнең беренче унлыгына Норвегия, Дания, Исландия, Швейцария, Финляндия, Нидерландлар, Канада, Яңа Зеландия, Австралия һәм Швеция кергән. Рейтингны Руанда, Сирия, Танзания, Бурунди һәм Үзәк Африка республикасы төгәлли.

АКШ - 14, Бөекбритания - 19, Франция -  31, Германия 16нчы урында.

Рейтингны төзегәндә, экспертлар 155 илдәге тормыш дәрәҗәсен анализлаган. Алар кеше башына эчке тулаем продуктны, дәүләт тарафыннан гражданнарга күрсәтелүче социаль ярдәмне, гомер озынлыгын, тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне үзлектән чишү иреген, юмартлык һәм ришвәткә карашны бәяләгән.

World Happiness Report докладын  БМО экспертлары беренче тапкыр 2012елда төзегән. Авторлар аның ярдәмендә дөнья җәмәгатьчелегенә, хөкүмәткә һәм төрле илләр бизнесына, шулай ук халыкка тормыш дәрәҗәсе сыйфатын яхшырту инструментларын тәкъдим итүгә өметләнә.

20 март БМО тарафыннан Халыкара бәхет көне буларак билгеләп үтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр