(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Үзәк банк контролендә булмаган оешмаларны ана капиталы акчалары белән эш итүче операторлар исәбеннән чыгарырга кирәк, дип тәкъдим итә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә сылтама белән җиткерә.
Сүз төрле оештыру-хокукый формалары булган оешмалар - ГАҖ, ААҖ һәм ЯАҖләр турында бара. "Әлеге оешмаларга контроль булмау ана капиталын законсыз тоту фактларына китерә", - дип билгеләп үткән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы турындагы законга тиешле төзәтмәләрне кертергә тәкъдим итә. Бу очракта "балалар" акчасын бары тик банклар һәм кредит куллану кооперативлары белән төзелгән килешү займнары буенча беренчел кертемгә, төп бурычны һәм процентларны түләүгә юнәлдереп булачак.
Бүгенге көндә ана капиталын тотуга мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 7 проценты шундый бик үк ышанычлы булмаган оешмалар кулына тапшыра. Искәртеп үтик, алдан исемлектән микрофинанс оешмалары чыгарылган иде.