ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айрат Төхватуллин: Революциядән соң 12 мең мәчетнең – 10 меңе ябылган һәм таланган
Бездә йолалар күбрәк үтәлә кебек – Сабага Австралиядән килгән “Ак калфак” делегаты
Алкоголь белән законсыз сәүдә итү турында хәбәр биргән өчен 95 татарстанлы премия алган
Коткаручылар Нурлат районында буада батып үлгән хатын-кыз гәүдәсен тапкан
"Һава узышы" - Red Bull чемпионаты тарихында беренче тапкыр Казансу өстеннән очтылар

Җәмгыять

Россиядә 2016 елда суицидлар саны 60 процентка арткан

20 март 2017, 12:18

Россиядә 2016 елда суицидлар саны 60 процентка арткан Үз-үзләренә кул салуның төп сәбәбе – "үлем төркеме", дип саный балалар омбудсмены Анна Кузнецова.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). "Үлем төркеме" Россиядә 2016 елда суицидлар санының якынча 60 процентка артуында төп сәбәпләрнең берсе, дип белдергән Россиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"2011дән 2015 елга кадәр илдә үз-үзләренә кул салучылар саны тотрыклы рәвештә елына 10 процентка кимеп барды. Әмма 2016 елда 57 процент үсеш күзәтелә. Без кинәт кенә биш елга артка чигендек. Биредә төп сәбәпләрнең берсе социаль челтәрләрдә "үлем төркеме"нең лавина сыман таралуы ", – дип белдергән дүшәмбе көнне Кузнецова “Балигъ булмаганнар арасында суицидлар профилактикасы турында"гы селектор киңәшмәсе барышында.

Ул әлеге өлкәдә көрәштә шактый проблемалар булуын җиткергән.

"Безнең мәгълүматлар буенча, Россиядә 2016 уку елында мәктәпләрнең 47 процентында педагог-психолог штатлары булмаган", – дип җиткергән Кузнецова, хәзер әлеге проблеманың чишелә башлавын әйтеп.

Кузнецова проблемаларны хәл итү өчен норматив-хокук базасын камлләштерергә, методик тәэмин ителешне арттырырга һәм белгечләр ярдәмен алу мөмкинлеген булдырырга кирәклеген белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр