ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Авыл

Татарстанда 3 ел эчендә нәселле савым терлеге 100 мең башка артырга тиеш - Марат Әхмәтов

18 март 2017, 13:38

Татарстанда 3 ел эчендә нәселле савым терлеге 100 мең башка артырга тиеш - Марат Әхмәтов Министрлык нәселле терлек үрчетү идарәләренә ел саен нәселле мөгезле эре терлекне 10 мең башка арттырырга кушты.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Россиядә иң зур савым көтүенә ия булган Татарстан нәселле мөгезле эре терлек - савым сыерларының чагыштырмача саны буенча артта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

«Без 100 мең баш нәселле савым сыеры булдырырга ниятлибез. Моның өчен 2020 елга кадәр нәселле терлек бер елга 10 мең баштан да ким артмаска тиеш. Бу - киң колачлы җитди бурыч, ләкин ирешеп булырлык. Нәселле терлек үрчетү буенча идарә мәсьәләне район һәм инвесторлар белән бергәләп чишәргә тиеш», – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Хәзерге вакытта Татартсанда 83 нәселле терлек асрау хуҗалыгы, шул исәптән 18 нәселле терлек һәм 65 репродуктор хуҗалыгы бар. Төп өлешне тәшкил иткән 62 нәселле хуҗалык сөтчелеккә карый. Ит җитештерү һәм умартачылык юнәлешләренең дүртешәр нәселле репродукторы бар. Дуңгызчылык, ат асрау һәм җәнлек үрчетүдә - өчешәр, сарык асрау  һәм кошчылыкта – икешәр, дип саннар китерде министр.

Татарстанда нәселле сыерлар гомуми күләмнең 24 процентын тәшкил итә. Россия буенча бу сан - уртача 13 процент. Ләкин республика алдынгы хуҗалыкларга тартылырга тиеш. Ленинград, Мәскәү, Киров өлкәсендә әлеге күрсәткеч гомуми баш санының яртысына җитә. Анда савым да югары. Мисал өчен ерак китәргә кирәкми: Татарстанда сөтнең 35 процентын нәкъ менә нәселле савым сыерлары булган хуҗалыклар бирә.

Республиканың 22 районның нәселле терлек асрый торган үз  хуҗалыклары юк. Шуңа күрә аларда иң түбән савым күрсәткече – елга бер сыер башына 4 мең килограмм гына. Ничек кенә тырышсак та, Татарстан буенча 2 миллион тонна сөт һәм 700 мең тонна ит җитештерү мөмкин эш түгел, диде министр.

Үсү өчен мөмкинлекләр бар. «Агымдагы елда кайбер нәселле терлек асрый торган хуҗалыклар 8300 дән артык заманча технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән терлек урыны әзерли. Болар Әтнә – 3400 урын, Мамадыш – 2400, Кукмара – 1200, Балтач – 900, Биектау – 400 урын. Бу - башкалар өчен дә яхшы үрнәк», – диде Марат Әхмәтов.

Шулай ук игътибарны шәхси хуҗалыклардагы нәселле терлекләргә дә юнәлтергә кирәк. Бүгенге көндә алар барлыгы 110 меңнән артык сыер асрый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр