ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли
Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Җәмгыять

Чирмешән районында иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды

18 март 2017, 01:00

Чирмешән районында иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды Төрле милләт вәкилләре активистлары район үзәгендә Халыклар дуслыгы йорты булдырырга тәкъдим итә.

(Чирмешән, 18 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышында катнашучыларны милли ризыклардан сыгылып торган өстәл янына дәшеп тә сыйладылар. Гомумән, әлеге җыенда “милли” дигән сүз еш яңгырады: милли тел, милли укыту, милли үзаң, милләтара татулык... Татулык, дуслык дигәннән, районыбыздагы төрле милләт вәкилләре активистлары район үзәгендә Халыклар дуслыгы йорты булдырырга тәкъдим итә, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Ни кызганыч, бигрәк тә шәһәр җирендә ана телләрендә сөйләшүчеләр кимегән, гореф-гадәтләр онытылып барган чорда милли сәясәт хакында шулай зурдан кубып җитди сөйләшү, әлбәттә, вакытлы. Әнә утырышка чакырылган сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Юрина мордва теленең Чирмешәндә генә түгел, хәтта авылларда югала баруына борчыла.

-Бүген Күтәмәдә мордвача сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә, Иске Котышта да телне урта, олы буын гына белә. Безнең Мордва Афонькәсендә, балалар булмау сәбәпле, районда мордва телендә белем бирүче бердәнбер мәктәп ябылды, - ди Елена Дмитриевна.

Башка милләтләр тормышында да шундыйрак проблемалар җитәрлек, Шуның өчен, бу нисбәттән барысы да яхшы дип үз-үзебезне инандырырга тырышу икейөзлелек кенә булыр иде. Телләрне үстерү, саклау, бигрәк тә аз санлы милләтләрне даими яклау кирәк.Татарстанда дәүләт милли сәясәте концепциясе шуңа йөз тоткан да инде. Аны районыбыз территориясендә тормышка ашыру исә үзебездән тора. Шушы хакта төп доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әйтеп узганча, шөкер, районыбызда төрле милләт вәкилләре тату, аңлашып гомер кичерә. Бер-беребезнең теленә, мәдәниятенә, диненә хөрмәт бар. Бер-беребезнең җыр-биюләрен яратып карыйбыз, алкышлыйбыз. Милли ансамбльләребез төрле республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый. Милли, яки дини нигездә тавыш чыкканы юк. Дин әһелләребез аралашып яши. Милли оешмалар бер-беренә комачауламыйча милли бәйрәмнәр, дини йолалар үткәрә. Боларга ничек сөенмисең инде?!

-Мин үзем татар, рус авылындагы чуваш урамында үстем. Әнием чуваш телен яхшы белә иде, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Дус яшәдек, дус яшибез, менә шул кыйммәтне саклау зарур. Татулыгыбыз – төп байлыгыбыз. Зур милләтме, аз санлымы - һәр халык яшәргә хокуклы. Без бер-беребезне баетабыз гына. Халыклар дуслыгы йорты кирәк дисез, бу хакта уйларбыз.

22 апрель көнне Казанда Татарстан халыклары съезды узачак. Районның Иҗтимагый Совет әгъзалары анда катнашачак делегатларны да сайлады. Бу зур форумга республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе, якташыбыз Минсәгыйть Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, “Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Островский, Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Юрина, Ульяновка авыл җирлеге Советы депутаты Юлия Якимова, табиб Сәетакмал Әнвәров барачак.

-Таҗикстаннан килеп, Чирмешәндә инде 20 ел яшим, “килмешәк” дип әйткәннәре юк, монда яшәүче барлык халык вәкилләре арасында да дусларым бар. Балаларым монда туды. Алар рус телен яхшы белә, татар телендә иркен сөйләшәләр, аны миннән яхшы беләләр. Туган телем – таҗик телендә өйдә сөйләшәбез. Чын күңелдән әйтәм, монда яшәве безгә бик ошый. Иң мөһиме – үз гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга тырышабыз, башка милләтләр мәдәниятенә хөрмәт белән карыйбыз, моңа бөтен шартлар бар, - ди Сәетакмал Әнвәров.

Утырышта Казан кунагы – республика Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев та катнашты. Җыен ахырында район башлыгы районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашучы якташларыбызга бүләкләр тапшырды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр