ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Әлки районы укытучылары республика бәйгесе финалына чыктылар

14 март 2017, 05:00

Әлки районы укытучылары республика бәйгесе финалына чыктылар “Ел укытучысы” конкурсы кысаларындагы әлеге бәйге Аксубай бистәсендә үтте.

(Әлки, 14 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика бәйгесенең зона этабында бик әйбәт чыгыш ясап, безнең педагоглар финалга узды, дип яза "Әлки хәбәрләре" газетасы.

“Ел укытучысы” конкурсы кысаларындагы әлеге бәйге Аксубай бистәсендә үтте. Зона ярышында 9 районнан “Өстәмә белем педагоглары”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Тәрбия эше буенча директор урынбасары”, “Мәгариф идарәләре җитәкчеләренең тәрбия эше буенча урынбасарлары” номинацияләрендә җиңү яулаган 41 конкурсант катнашты.

Районыбыз данын Нәби Дәүли исемендәге гимназия директорының тәрбия эше буенча урынбасары Әлфия Шагалиева, Базарлы Матак урта мәктәбеннән яшь сыйныф җитәкчесе Алинә Сафина, өстәмә белем педагогы Ильяс Идиятуллин якладылар. Безнең педагоглар үзләренең тормыш һәм педагоглык кредосын менә дигән күрсәтә белделәр, тәрбия программаларын профессиональ югарылыкта якладылар. Кыскасы, һәркайсы үз эшләренең чын осталары булуларын расладылар һәм бәйгенең зона этабында җиңү яуладылар. Тиздән алар Казанда бәйгенең финалында осталыкта сынашачак.

Гимназия директоры урынбасары Әлфия Шагалиеваның “Мин – әлкиле!” дип аталган гражданлык-ватанпәрвәрлек тәрбия программасы балаларны ил гражданы итеп тәрбияләү буенча гимназиядә генә түгел, тулаем Әлки районында нинди зур эш алып барылуын күрсәтте.

“Әлкилеләр, сез сәхнәне “кыздырасыз”!” – жюри рәисенең бу сүзләре безнең укытучыларның педагог һәм район данын ни дәрәҗәдә профессиональ яклавын тагын бер кат раслады. Финалда да уңышлар юлдаш булсын аларга!

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10