ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Җәмгыять

Чүпрәле районында каһарманнарга багышланган митинг узды

13 март 2017, 23:00

Чүпрәле районында каһарманнарга багышланган митинг узды Искә алу тантанасында район җитәкчелеге, ветераннарның район советы вәкилләре, оешма һәм предприятие коллективлары, техникум студентлары катнашты.

(Чүпрәле, 13 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов).  Чүпрәле районы үзәгендәге Дан Монументы янындагы Геройлар Аллеясында Советлар Союзы герое Нурулла Фазлаевның тууына 108 һәм СССРның Социалистик хезмәт герое Равил Низаметдиновның тууына 88 ел тулуга багышлап митинг үткәрелде, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Якташ – каһарманнарыбызны искә алу тантанасында район җитәкчелеге, ветераннарның район советы вәкилләре, оешма һәм предприятие коллективлары, техникум студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты. Геройларның туган авылларыннан килгән Мунчәли һәм Яңа Чокалы мәктәпләре укучылары үз якташларының данлы үткән юллары хакында сөйләделәр. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов Чүпрәле халкының әлеге каһарманнар белән урынлы горурлануын әйтте. Аларның исемен мәңгеләштерү максатыннан урыннардагы мәктәпләргә алар исеме бирелде.

Нурулла Фазлаев 1906 елның 6 мартында районыбызның Мунчәли авылында туган. Авылда җиде сыйныфлы мәктәпне тәмамлый. 1929 – 1936 елларда Донбасс шахталарында эшли. 1936 – 1940 елларда Казахстанның Җамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә ремонт – төзелеш конторасында ташчы, урман эшкәртүче булып эшли. 1941 елның августынта Кызыл гаскәрләр сафына алына. Ике ел Иранга кертелгән Кызыл гаскәрләр составында хезмәт итә, союздаш илләрдән кертелүче ярдәмне юллардан тоткарлыксыз үткәрүне тәэмин итү хезмәтендә була, кече командирлар әзерләүче курсларны тәмамлый, старшина званиесе ала. 1943 елда фронтка китә. Үзәк һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша. Курск дугасында ул җитәкчелек иткән саперлар отделениесенә армия үтәсе юлны миналардан чистарту бурычы йөкләнә. Алар беренче көнне үк 500 мина, икенче көнне 750 мина, өченче һәм алдагы көннәрдә 1000 әр мина табып зарарсызландыралар. 1945 елның 26 январенда Одер елгасын кичү өчен паром ясауда катнаша. Биш тәүлек эчендә генә әлеге паром аша 100 дән артык автомашина чыга. Совет солдатларына аргы якта плацдарм тоту өчен зур ярдәм күрсәтелә. 1945 елның 10 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин ордены бирелә. Сугыш елларында ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены, 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм 1985 елда 1 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Тараз шәһәрендә аның исемендәге урам бар. Ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелган.

Равил Низаметдинов 1929 елның 10 мартында Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Бик яшьли ата–анасыннан ятим кала. Җиде сыйныф тәмамлагач Тукай исемендәге колхозда эшли башлый. Флотта хәрби хезмәт итеп кайткач егетне колхоз рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Шул елларда читтән торып югары белем ала. Җиде елдан соң берләштерелгән Бауман исемендәге колхозга рәис итеп сайлана һәм берничә елдан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Авыл хуҗалыгы производствосында ирешкән уңышлары өчен 1966 елда Хезмәт Кызыл Йолдыз һәм 1971 елда "Почет билгесе" орденнары белән бүләкләнә. 1972 елның көзендә аңа төзелеп килүче Яр Чаллы шәһәренең теплица комбинаты директоры вазыйфасын йөклиләр. Шунда ул данлыклы "Весенний" совхозын оештыра. Аның җитәкчелеге астында 30 гектар мәйданны биләгән зур теплица хуҗалыгы барлыкка килә. Моннан тыш 46 гектарлы ачык туфракта яшелчә үстерә башлыйлар. Монда сузылган торбаларның озынлыгы гына да 1680 километрга җитә. Аларны сузуда 150 ләп эретеп ябыштыручы эшли. 1975 елда теплица комбинаты үзенең беренче продукциясен бирә башлый. Шуннан соң һәр ел саен 12,5 мең тонна яшелчә сатуга чыгарыла. Дөнья селекциясендәге перспективалы сорттагы чәчәкләр үстерү буенча блоклар ясала. Яр Чаллы һәм республиканың бик күп шәһәрләрендә 1,5 миллионга якын төрле сорттагы чәчәкләр сатыла башлый. Теплица комплексының ушылы эшләвен тәэмин итү өчен 700 оя умарта корты булдырыла. 1992 елдан башлап гөмбәләр үстерү максатыннан бер гектарда өч катлы комплекс файдалануга тапшырыла. Ел саен кибет киштәләренә 800 тонна гөмбә чыгарыла. "Зәй" торак массивында "Весенний" совхозы үз хезмәткәрләре өчен 40 мең квадрат метр мәйданлы йортлар, тулай торак һәм балалар бакчасы төзи. Дистә ярым ел эчендә якташыбыз җитәкләгән совхоз СССР да яшелчә үстерү буенча иң алдынгы позициягә чыга. 1983 елда аңа РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1990 елның 27 августында Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына, "Урак һәм Чүкеч" алтын медаленә лаек була. 1993 елда вафат. Яр Чаллы шәһәрендә аның исемендә урам бар, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр