ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Мәдәният

«Зөләйха күзләрен ача» романын сәхнәләштерү өчен сценарий әзер – Башкорт драма театры

13 март 2017, 14:35 , Фото: Салават Камалетдинов

«Зөләйха күзләрен ача» романын сәхнәләштерү өчен сценарий әзер – Башкорт драма театры Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Зөләйха күзләрен ача» романы сценарие әзер, дип хәбәр итә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Сценарийны Россия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә тәрҗемә эшен Хөрмәтулла Үтәшев башкара.

Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак. Ул март аенда күрсәтеләчәк “Яратасың – яратмыйсың” спектакле премьерасыннан соң эшкә керешәчәк. Уфага 2016 елның декабрендә килүендә роман авторы  Гүзәл Яхина Айрат Абушахманов иҗатына зур хөрмәт белән каравын һәм аңа ышануын белдергән. Язучы ханым Башкорт драма театры актерлары белән очрашып фикер алышкан, сорауларга җавап биргән. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасын киләсе сезонда тәкъдим итү ниятләнелә.

Гүзәл Яхинаның ХХ гасырның 30 елларындагы кулаклаштыру чорында яшәгән татар кызы Зөләйхага багышланган китабы, бестселлерга әйләнеп, илнең 20 теленә тәрҗемә ителә. Роман авторы “Зур китап” һәм “Ачык Алан” әдәби премияләре лауреаты була. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча «Россия» каналы алты серияле фильм әзерли. Аудиоязма белән китап дисклары дөнья күргән. Зөләйханың театраль язмышы башкорт сәхнәсендә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10