ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Кайбыч районының Кошман мәктәбе укучылары балчыктан савыт-⁠сабалар ясый

11 март 2017, 09:00

Кайбыч районының Кошман мәктәбе укучылары балчыктан савыт-⁠сабалар ясый
Укучылар “Балчык белән эш” түгәрәгендә яратып шөгыльләнә.

(Кайбыч, 10 март, «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова).  Дәрестән тыш вакытта шөгыльләнү өчен мәктәпләрдә нинди генә түгәрәкләр эшләми хәзер. Укучылар үзләренең сәләтенә һәм кызыксынуына туры килгәненә рәхәтләнеп йөри ала. Бу инде укудан соң өйгә йөгереп, әти-әниләр эштән кайтканчы компьютерга текәлеп утыру түгел. Түгәрәкләр ул – вакытыңны файдалы шөгыль белән  уздыру,  дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин әйтүенчә, әлеге эш технология һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдиновның тәкъдиме белән 2015 уку елында башланып киткән. Түгәрәк җитәкчесе Айдар Линар улы үзе, аның әлеге юнәлештә махсус белеме дә бар. Кирәкле балчыкны да ул үзе юнәтә. Бу эшне тагын да киңәйтеп җибәрү өчен зуррак мич сорала, чөнки хәзергесе кечерәк күләмле әйберләр генә ясарга мөмкинлек бирә. Атнага бер мәртәбә үткәрелүче түгәрәккә нигездә 5-6 класс малайлары йөри, кызлар эшләнмәләрне буярга һәм бизәргә ярдәм итә. Укучылар “Балчык белән эш” түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Бәлки киләчәк Сабантуйларда алар ясаган чүлмәкләрне ватырбыз, матур савытларда гөлләр үстерербез, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр