ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Авыл

Теләчедә терлекчелек тармагының торышына багышланган киңәшмә булды

11 март 2017, 00:01

Теләчедә терлекчелек тармагының торышына багышланган киңәшмә булды Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов 2017 елның ике аена терлекчелек тармагындагы эшләргә анализ ясады.

(Теләче, 11 март, "Татар-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Советының утырышлар залында терлекчелек тармагының торышына багышланган киңәшмә булды,дип яза "Теләче" газетасы.

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашында узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, агрономнар, хисапчылар чакырулы иде. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов 2017 елның ике аена терлекчелек тармагындагы эшләргә тирән анализ ясап, табыш-югалтуларны билгеләп үтте.

Чыгышка бәйле рәвештә, чагыштыру нисбәтеннән Кукмара районының “Вахит” хуҗалыгы турында видеофильм күрсәтелде. Бүген “Вахит” республикабыздагы алдынгы технологияләргә таянып эш итүче иң тотрыклы икътисадка ия хуҗалыкларның берсе. Ул мондый казанышка дистә еллар дәвамында фидакарь хезмәт аша килгән. Бүген әлеге хуҗалык 48 тонна сөт сата. Киләчәктә әлеге күрсәткечне тагын да арттыру нияте белән яши кукмаралылар.

Дөрес, безнең дә үз алдынгыларыбыз бар. “Алан”, “Игенче” “Таң” һәм “Агролак” ширкәтләре... Әмма “Вахит” хуҗалыгы дәрәҗәсенә җитү өчен аларга да бик күп тырышырга, эш ысулларын тагын да камилләштерергә кирәк әле. Соңгысы, ягъни“Агролак” ширкәте быел зур яңарыш һәм үсеш кичерде. Киңәшмәдә чыгыш ясаган ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов белдергәнчә, әле бу соңгы чик түгел, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр