ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Әкият” курчак театры дөнья чемпионаты көннәрендә ике татарча спектакль күрсәтә
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда якынча 19 кешелек скинхедлар төркеме эш иткән

10 март 2017, 16:59 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда якынча 19 кешелек скинхедлар төркеме эш иткән Чад студентын үтерүдә гаепләнүчеләр кулга алынган. Бүген алар ким дигәндә тагын шушындый алты җинаять эшләүләрен таныды.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Александр Елисеев). Чад Республикасы студентын үтерүдә гаепләнүче ике скинхендны кулга алгач, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне карау өчен җаваплы беренче бүлек хезмәткәре Игорь Золотов матбугат вәкилләренә шаккаттыргыч белдерү ясады. Кулга алынган Роман Хәлилов белән Руслан Архипов Казанда читтән килеп яшәүчеләргә ким дигәндә  тагын шундый алты һөҗүм ясауларын таныган.

Оператив эзләү чаралары нәтиҗәсе буенча тикшерүчеләр социалистик-милли карашлы яшьләрдән торган төркемгә тап булган. 19 кеше тикшерелгән, аларның 9ы кулга алынган.

Моңа карамастан, тикшерүче белдергәнчә, Казан җирлегендә махсус оешкан скинхедлар төркеме эш иткән дияргә иртәрәк әле. Әмма бу фараз кире кагылмый, кирәкле тикшерү эшләре дәвам итә. Аерым алганда, Игорь Золотов бу яшь егетләрнең ниятләре бик зурдан булуын әйтте. Мәсәлән, бүген кулган алынганнарның берсе, кулында пистолет булса, Сәүдә үзәгенә барып, Казанга читтән килгәннәрне үтерер идем дигән.

“Тоткарланучыларның Сәүдә үзәгенә барып җинаять кылырга теләгәне – Хәлилов. Әлбәттә, аның белдерүе вакытсызрак әйтелде, әмма әлеге хәл чыннан да булырга мөмкин иде”, - күп мәгънәле генә әйтеп куйды тикшерүче.

Хәлилов белән Архипов,  моннан тыш, кешеләргә алты тапкыр һөҗүм итү һәм бер милек бозу очрагын таныды. Алар Казанга читтән килүчеләргә дә бер үк төрле һөҗүм итәләр – җинаять вакытында чүкеч, пычак, без, кечкенә газ баллоны кулланалар. Һөҗүм ясалып зыян күрүчеләр алты очракта да исән кала. Бу хәлләр узган елның декабреннән быелның февраль аена кадәр була.

Ике кулга алынган егет тә тикшерүчеләр белән теләп аралаша, җинаять кылынган урыннарда ничек эш иткәннәрен күрсәтә.

"Барлык җинаятьләр дә милли-социализм, дошманлык, башка милләтләрне күралмау, ак тәнлеләрнең башкалардан өстенлеге җирлегендә туган. Хәзер милли-социализм идеяләре белән берләшкән төркемнәр барлыгын ачыклау өчен тикшерү бара"- дип белдерде Игорь Золотов.

Тикшерү эшләре 6 нчы мартта 18 сәгатьтә башланган. Унтугыз кешенең уендә тентү уздырылган. Шуларның тугызы кулга алынган, икесен бүген тоткарлаганнар. Тикшерү чаралары башкаларына кагылышлы да оештырылган. Игорь Золотов сүзләренчә, шик астына алынучылар саны күбрәк булган һәм барлыгы 70-80 тентү уздырылган. “Әмма бу төп төркем”, - дип өстәде тикшерүче.

"Әлеге төркемдәге яшьләр барысы да балигълык яшендә. Бер-берсе белән аралашып, төрле компанияләрдә танышкан. Барысы да - милли-социализм идеологиясе тарафдарлары. Кулган алынган ике яшь егет футбол ярышлары вакытында фан-секторда танышкан. Барлык кулган алынганнар да бертөрле яшәү рәвеше алып бара", – дип сөйләде Игорь Золотов.

Кулга алынучылар тикшерүчеләргә Санкт-Петербург бандаларыннан үрнәк алып эш итүләрен сөйләгән. Татарстанлылар исән булмаганнарының каберләренә барганнарын, башка төбәкләрдәге скинхедлар белән интернет аша аралашканнарын белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10