ҺАВА ТОРЫШЫ -21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Чирмешәндә ялган аракы сатучыларны ачыклаганнар

10 март 2017, 03:00

Чирмешәндә ялган аракы сатучыларны ачыклаганнар 10 гражданин административ җаваплылыкка тартылган.

(Чирмешән, 10 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Агымдагы елда Чирмешәннең бер кибетендә чикләнгән, тиешсез вакытта спиртлы эчемлек сату очрагы ачыкланган. Сатучыга карата беркетмә төзелгән һәм эш район судына юлланган, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Үткән ел дәвамында, спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау максатында район полиция бүлеге хезмәткәрләре 1175 тикшерү үткәргәннәр, алар нәтиҗәсендә 403,5 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алына. Әлеге “товарның“ 40,5 литры – Казахстаннан, ә 363 литры башка төбәкләрдән кертелгән. Мондый ялган спиртлы эчемлекләр аракы, шәраб, коньяк, виски, текила, ром һәм косметикада кулланылучы, өйдә җитештерелгән продукция формасында да очрый.

2016 елда өеннән ялган аракы саткан өчен Керкәледән Н.ны хокук җаваплылыгына тартканнар. Экспертиза ачыклаганча, ул кеше тормышына куркыныч тудыручы эчемлек белән сәүдә иткән шуның өчен район суды тарафыннан аңа 15 мең сум штраф салынган.

10 гражданин административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозучыларның бишесе район кешеләре булса, калган бишесе күрше шәһәр һәм төбәкләрдән. Әлеге гражданнар арасында ялган аракы белән сәүдә итүчеләр, аны автомобиль белән ташучылар да бар. Суд каршына баскан андый “сәүдәгәрләргә“ 4000-5000 сумга кадәр штраф түләргә туры килгән, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр