ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанда бераз суыта

8 март 2017, 16:02

Татарстанда бераз суыта Төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак.
 
9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә  – 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан – 3 градуска кадәр җылы. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
 
10 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -1..-6, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
 
11 март көнне аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -3..-8, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда -9..-14 градус салкын, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр