ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли
Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Җәмгыять

Чирмешән районы Утыз Имән авылында яшәүче Рәйсә Кыямова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

7 март 2017, 01:00

Чирмешән районы Утыз Имән авылында яшәүче Рәйсә Кыямова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Рәйсә Кыям кызы бүген бәхетле картлык кичерә, сеңлесенең кызы Гөлйөзем белән кияве Мингаяз Хәйруллиннар тәрбиясендә яши.

(Чирмешән, март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Утыз Имән авылында яшәүче Рәйсә Кыямова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина Рәйсә Кыям кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын һәм бүләкләрен ирештерде. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовның да юбилярга бүләкләре бар иде.

Рәйсә Кыям кызы бүген бәхетле картлык кичерә, сеңлесенең кызы Гөлйөзем белән кияве Мингаяз Хәйруллиннар тәрбиясендә яши.

-Апаны үзебезгә алып кайтканга 7 ел, ике еллап әни белән икесен карадык. Инде әни үлгәнгә 5 ел, - ди Гөлйөзем апа. -Әни гел, картайгач, апагызны кем карар инде, дип кайгыра иде, шуңа үзебезгә алдык. Яшь вакытында үзе дә безгә гел булышты.

Рәйсә әби өч яшеннән әтисез кала, әнисе аны, иренең абыйсы гаиләсендә калдырып, тормышка чыга.

-Абый белән җиңги үзләренең 6 балалары янына мине дә сыйдырдылар, - ди Рәйсә Кыям кызы. -7 класска кадәр бик яхшы укыдым, тик укуны тагын дәвам итәргә мөмкинлек булмады.

Бөек Ватан сугышы башланганда Рәйсәгә 14 яшь була. Үги әтисен сугышка алалар. Яшүсмер кыз әнисе белән йорт алып бара, колхоз эшеннән дә калмый, кечкенә арба тартып Нурлатка орлыкка йөриләр. Ул чактагы юл газапларын күз яшьләреннән башка искә дә төшерә алмый.

-Сыерны бетермәдек, шул “сөтлебикә“ безне ачлыктан алып калды да инде. Алабута, кычытканны да күп ашадык. Малкаебызны җигәргә дә өйрәттем, колхозда атлар җитми иде. Сыер белән фермага салам ташыдым, хәтта күрше авылга да салам-печән илткән вакытлар булды, - ди Рәйсә әби. -Ир дә, бала да булмагач, кая кирәк, шунда җибәрделәр, урманын да кистек.

Рәйсә әби озак еллар фермада эшли, таналар да, бозаулар да, сарыклар да карый. Фермада эшли дип тормыйлар, чөгендер дә бүлеп бирәләр, бакча тутырып суганын да үстерә якташыбыз.

Бер авылдашы белән колхозның ташландык яшелчә бакчасын да эшләтеп җибәрәләр.

Алны-ялны белмәгән Рәйсә әби әле дә җитез хәрәкәтле, зиһене дә бик яхшы, үткән тормышын яхшы хәтерли, шаяртып та ала, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр