ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Чирмешәндә “Ромашка“ бакчасы кабат ачылды

7 март 2017, 02:00

Чирмешәндә “Ромашка“ бакчасы кабат ачылды Капиталь ремонттан соң эче дә, тышы да яңа төс алган “Ромашка“ балалар бакчасы 1 марттан ишекләрен кабат ачты.

 (Чирмешән, 7 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә 1 марттан “Ромашка“ бакчасы кабат ачылды, дип яза район басмасы.

-Бер елга сузылган ремонттан соң бакчабыз танымаслык булып үзгәрде, эш шартлары да яхшырды, - ди бакча мөдире Фәридә Низаметдинова. -Аеруча пешекчеләр шат, аларга аерым цехлар булдырылды. Мондый бүләк өчен без бик рәхмәтле.

Бакча алты төркемгә, 120 балага исәпләнгән. Бүген бирегә 134 бала йөри. Иң зур төркем – әзерлек төркеме, монда 31 сабый тәрбияләнә. Май ахырында 21 бала бакча белән хушлашачак – 1 класска укырга китәчәк. Бүген бакчага урнашу өчен чират көтүчеләр юк.

Балалар белән 15 тәрбияче шөгыльләнә, аларга 9 кече тәрбияче булыша. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр