ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Драматург, язучы Рәдиф Сәгъдигә 60 яшьлек юбилеенда «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар
Татар сайты уңышка ирешсен өчен, аны ясаучы татар интернетын яратырга тиеш - Р.Гатауллин
Татар теле укытучысы Фәния Гаязова: Рус балаларына татар телен өйрәтергә әле соң түгел
“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле - исемлек
Мәскәүдә косметология клиникасында процедурадан соң пациент вафат булган

Татар дөньясы, Әңгәмә

Равил Фәйзуллин: Тарих электрон версиядә түгел, ташка уеп языла

3 март 2017, 13:40 , Фото: Султан Исхаков

Равил Фәйзуллин: Тарих электрон версиядә түгел, ташка уеп языла Шагыйрь фикеренчә, яшь буын кәгазьдә язылганны үзләштерергә тиеш.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин фикеренчә, яңа буыннар кәгазьдә, китапта язылган акылны үзләштерергә тиеш. Бу заманның техник казанышлары кешенең үзенә бумеранг булып әйләнеп кайтырга да мөмкин. “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Равил Фәйзуллин бүгенге шагыйрьләргә һәм гомумән шигърияткә мөнәсәбәтен белдерде.

- Равил Габдрахманович, сезнең өчен шигырь нәрсә ул?

- Шигырь, киңрәк әйткәндә әдәбият – ул минем язмышымдыр инде. Бәлки, Ходай тарафыннан бирелгән күпмедер сәләт тә булгандыр. Ниндидер сәләт бөтен кешегә дә бирелә инде ул.
Мин яшьли, бәләкәй чакта ук, “Шушы юл белән китәм”, дип үземә максат куйдым. Өченче класста укыганда үзем өчен кулъязма китап чыгардым. Китаплар күп укый идем. Дөньяны танып белүдә төп чыганак китап иде. Укылган китаплардан күреп, кулъязма китапның башына 10 яшьлек автобиографиямне яздым. Ул бит ярым урын алды. Аннары үземнең шигырьләрне тезеп киттем. Алар, әлбәттә, зәгыйфь шигырьләр иде.

Мин беренче классны да, икенчесен дә гел “5”легә генә тәмамладым, мактау грамотасы алдым, өченче класста бер “4”ле чыкты һәм мин аны төзәтергә, дүртенче классны гел “5”легә генә бетерегә тиешмен дип максат куйдым. Чөнки теләгем Казан университетына керү иде, шагыйрь булырга хыялландым.

Шулай итеп, минем өчен әдәбият – ул язмыш булып чыкты.

“Матбугат йортында эшләгәндә, сүздә ялганларга ярамавын аңладым”

Аннары Казан дәүләт университетың Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Авылдан килгән, стипендия генә җитми, шунлыктан Матбугат йортына килеп эшкә урнаштым. “Яшь ленинчы” дигән газета чыга башлады. Мин шунда редакция белән типография арасында арадашчы идем. Ягъни типографиядә җыялар, текстларны урнаштыралар, мин полосаларны редакциягә алып менәм, укылгач, тагын алып төшәм, төзәтәбез. Цехта ул вакытта кичке сәгать уннарга кадәр эшләргә туры килә иде. Анда кургаш исе. Шактый авыр эш, чөнки анда хатын-кызлар ул хәрефләрне кул белән җыялар иде. Шунда аңладым: сүздә ялганларга кирәкми! Синең язганыңны шушы кешеләр авыр хезмәт куеп чыгаралар. Ул вакытта мин гонорар өчен шигырьләр, хәбәрләр яза идем. Әдәбиятта, иҗатта алдашырга кирәк түгеллеген менә шунда нык аңладым һәм гомерлеккә...

“Шигырь – ул васыять кебек. Шигырь ул яшь егетнең беренче мәхәббәте иясенә әйткән сүзе кебек”

Әдәбиятта синең ниндидер ачышлар ясый алмавың да бар, әмма язганың ихлас һәм кешеләр өчен эшләнергә тиеш. Шигырьдә һәр сүз үлчәнгән, һәр сүз уйланылган булырга тиеш дип саныйм. Сүздә аңа салынган “егәрне” мөмкин кадәр ачарга тырышырга кирәк. Шигырь – ул васыять кебек. Васыятьтә артык сүз әйтелми. Анда төп-төгәл сүзләр кирәк. Синең киләсе буыннар, туганнарың аша дөньялыкта калдыра торган язмада артык сүз булырга тиеш түгел.

Яисә икенче мисал. Әйтик, син яшь егет, күз төшергән беренче мәхәббәтең белән очрашасың. Анда син нинди сүзләр әйтергә тиеш. Иң уйлап, иң кадерле, иң үлчәнгән, аның йөрәгенә үтәрдәй сүзләрне әйтергә телисең бит инде. Мин шигырьдә дә шулай булырга тиеш дип уйлыйм.

“Бездә шигырь башың Себер китәрлек”

– Сезнеңчә, кеше хәзер шигырь укыймы?

– Кеше шигырь укый, ләкин аз укый. Без үскәндә, алтмышынчы елларда мәгълүмат чыганагы күп түгел иде. Радио сирәк, телевизорлар юк. Телефонга әллә кая барасы. Бөтен авылга бер генә ул. Ул вакытта кешеләр китапка ябырылган иде. Дөньяны танып белү, рухи аңлашуның төп чыганагы иде ул.

Хәзер китап кына төп белем чыганагы түгел. Объектив сәбәпләрен үзегез дә беләсез. Ләкин мин шигырьнең мәңгелек икәненә ышанып яшим. Бөтен гавам шигырь укырга тиеш тә түгел. Ул алай була да алмый. Заман да бүтән.

Шигырьне укымыйлар дип,
Әйтә әләм-әтрәк.
Бездә әдәбият әнкәсе,
Гомердән шигърият.

Әнкәләрен санламаучы
Сантыйлар да җитәрлек.
Аңлаганга, бездә шигырь
Башың Себер китәрлек.

Алтмыш дүренче елны мин беренче китабымны чыгардым. Ул заманда шактый популяр үзешчән композитор Әхмәт Хәйретдинов бар иде. Без Бауман урамында очраштык. Беренче китабым чыкты дим, куанып йөрим инде. Дөнья мине белә, даным еракларга таралган кебек. Шунда ул минем өчен бик авыр сүз әйтте: “И, Равил, синең шигыреңне кем укыр соң инде хәзер? Мәктәпләр бетеп бара, укучы азайды бит”, – ди. Ул күпмедер дәрәҗәдә бүгенге көнгә дә туры килә. Мин тоттым да, әйттем: “Әхмәт абый, борчылма, – мин әйтәм. – Иң элек үзем укырмын, аннан соң хатыныма укытырмын, балаларым укыр”, – дидем.

Ул алтмыш дүртенче ел иде. Шуннан инде байтак гомер, ярты гасыр узды. Ләкин шигърият әле үләргә җыенмый. Әз булсын, ләкин аның укучысы берәгәйле булсын. Халыкны гаепләргә кирәкми, башта үзеңә кеше күңеленә үтеп керерлек итеп язарга кирәк. Яз башта!

“25 ел эшләү дәверендә цензура сизмәдем”

– Сез “Башың Себер китәрлек” дип әйттегез. Андый шагыйрьләр, язучылар хәзер бармы?

– Бар. Шактый кыю фикерле кешеләр бар. Илленче елларны без мәктәптә укыган чакта,чын шигырьләр бик аз басыла иде. Әле дә ярый Тукай, Такташ бар иде, аннан соң “буш” шигърият заманасы килде. Хәзерге чорда әйтергә мөмкинлегебез бар. Әгәр синең күңелеңдә фикер бар икән, әйт - тиюче юк.

Мин “Казан утлары”нда баш мөхәррир булып 25 ел эшләдем. Бер кешенең дә: “Нишләп шушы әйберне үткәрдең?” дип битәрләп, утлы табага бастырганы булмады. Булгалады кайбер теләкләр, киңәшләр... Әлбәттә, әйтүнең дә чамасы булырга тиештер инде. Һәрхәлдә, гамьле, уйлаучы, кешеләр җитәрлек әле.

“Яшьләрнең модернист буласы килә”

– Сез хәзер тыю юк дидегез. Ләкин шул ук вакытта яшьләр белән сөйләшкәндә, яшь иҗатчылар белән сөйләшкәндә алар үзләре тема тарлыгын таныйлар. Мәсәлән, кызлар башлыча мәхәббәт турында яза. Яшь егетләр мәхәббәт һәм Ватан турында язаргамөмкиннәр. Сезнеңчә, хәзерге заманда тема тарлыгы күзәтелмиме? Әллә ул һәрвакытта да бар идеме?

– Һәрвакыттагы өчен җавап бирә алмыйм, ләкин әгәр дә кеше шәхес икән, әгәр дә аның максаты, гаме бар икән, әгәр дә ул үзен ил улы яисә ил кызы дип саный икән, ул максат белән эшләргә тиеш.

Инешләрнең башы чишмә булыр.
Яхшылыкның башы – тугрылык.
Яшәү – бәхет: илең синең өчен,
Син – ил өчен булсаң, горурлык.

Мин бүгенге заман яшьләренең иҗатын күзәтеп барырга тырышам. Бәлки, бөтенесен белеп тә бетерми торганмындыр. Ләкин шундый бер нәрсә сизелә. “Микродөнья” дип әйтимме икән мин аны? Шул ук вакытта алар бик заманча да булырга тырыша. Аларның заманча булырга тырышулары үзгәрәк, бәлки, минем өчен ятрактыр да. Дөньяда популяр кешеләр күп ул! Шәрыктә дә, гаребтә дә... Безнең яшьләрнең менә шулар кебек бөек буласы килә. Табигый хис. Яшьләр аларның иҗатларын яхшы итеп өйрәнә. Әлеге иҗатчылар кумир булып китә. Аннары телиләрме-теләмиләрме,аларның иҗатына охшашлы әйберләр туа, ягъни, эпигонлык.Бу очракта, беренче чиратта, яшьшагыйрәләрне күз алдында тотам.

Ә бит икенче бер зур җирлек – үз плацдармыбыз бар. Ул - халык иҗаты, әдәбият тарихы, элгәреләрнең иҗаты. Әнә аларны, миңа калса, белү җитеп бетми. Күп яшьләр классикларның, безнең замандашларның иҗатын да юньләп белми. Ә өйрәнергә кирәк бит. Тарихыңныбелеп, кешеләр сокланырлык иҗат итеп, үз җиреңдә үскән гөл бул син!

– Безнең халык моны аңлап бетерми дип саныйсызмы?

– Мин халык исеменнән сөйләмәдем. Үз исемемнән сөйлим һәм кайбер үзем белгән язучылар фикерләреннән чыгып әйтәм.

– Безнең халык өчен күпмедер күләмдә ят дип әйтергә кирәк дип аңларгамы моны?

– Мин кайбер яшь иҗатчылар турында гына әйттем.

“Шагыйрьнең иҗатында сер булырга тиеш”

– Шул ук иҗатчылар турында әйтсәк, хәзер бит шундый шигырьләр күрергә туры килә кемнеңдер шигырен укыгач, ике икегә тапкырлагач, дүрт дигән кебек ачык, ә кемнекендер укыгач, нәрсә әйтергә теләде икән дип уйлыйсың. Сез ничек уйлыйсыз?

– Шагыйрь – ул гадәти кеше түгелдер инде, шулай булырга тиештер дә. Чөнки аның күрүе, аңлавы бүтәнчәрәк. Аның иҗаты да үзгә, теләсә кем уйлаганча булырга тиеш түгелдер. Югыйсә, кызыксыз да булыр иде ул. Шагыйрьдә, иҗатында күпмедер сер булырга тиеш.

Әгәр дә менә күз алдына китерегез, хатын-кыз ул бөтенләй ялангач калса, башта кызык булса да, бераздан бу хис сүреләчәк. Сер калса, аны ачасың килә. Безнең мең еллык мираста әллә нинди кызыклы, серле, әллә нинди фикерләү рәвешләре булган гаҗәеп талант ияләре булган.

“Наданлык зур”

– Без мең еллык әдәбиятыбыз бар дип мактанабыз. Без аны белмибез диярлек, аны белгәннәр бик сирәк. Без кайчак исемнәрне генә беләбез. Әгәр дә инде төптәнрәк уйлап әйткәндә, минемчә, безнең халыкның төп байлыгы – ул әдәбият. Без бүгенге көндә башка матди байлыкларга ия түгел. Без аларга хуҗа түгел диярлек. Безнең төп рухи байлык –әдәбият-сәнгать. Безнең бәхеткә зур мирас калган һәм кайбер халыкларда ул юк. Мәсәлән, рус әдәбиятының XIX йөздә бөтен дөньяга мәшһүр булган “Алтын чор” бар. Ләкин рус әдәбиятында XIII, XIV, XV, XVI гасырларда да әле конкрет авторлы әсәрне сез әйтә алмыйсыз. Юк алар. Әдәби мирас дигәннәренең күбесе халык иҗатыннан укмаштырылган дини язмалар. Соңыннан галимнәр тарафыннан укмаштырылган, шомартылган, “дөресләнгән” әйберләр...
Ә безнең төрки дөньяда, шул исәптән татар дөньясында да конкрет авторлы мирас зур. Кол Гали (XIII гасыр), Сәйфи Сараи, Мөхәммәдьяр (Урта гасырлар, Казан ханлыгы чоры), соңрак Утыз Имәни, Кандалый...

Әйтәсе килгән сүз шул: безгә шул байлыкны файдалану җитми. Иҗатчы булсын, язучы булсын, галим булсын...Инде гади халык та шуны аңласа, безнең баш бик югары булыр иде. Бу –безгә язмышның бүләге. Менә шушыны аңлау җитми. Үзаң түбән, наданлык зур.

– Ә нигә белмибез? Бар бит ул әдәбият. Өйрәтү җитмиме? Мәктәпләрдә өйрәнү җитмиме?

– Күп сәбәпләр бар. Мәсәлән, аның сәяси-стратегик яктан куелышы да җитми торгандыр. Без 1944 елны чыккан кайбер карарларны да беләбез бит. Тарихны ничек өйрәнергә кирәк, ничек өйрәнмәскә кирәк диелгән иде анда.

“Кеше дөньяда үз сүзен түмгәктән дә, Эверестка менеп тә сөйли ала”

– Бездә язучылар күп, йөзләгән һәм аларның җәмгыятьтә булган ниндидер вакыйгаларга карашы сизелми дип гаепләүчеләр бар. Шушы әйберне, мәсәлән, матбугатта ишетергә туры килә. Сез моның белән килешәсезме? Мәсәлән, ниндидер карарлар кабул ителгәндә, язучылар үзләренең әсәрләрендә яисә башка җирдә әйтәләрме үз фикерләрен?

– Андый тәнкыйть сүзләре булу бик табигый. Ләкин мин андый тәнкыйть сүзләре белән бик килешеп бетмим.Менә туксанынчы елларда безнең халыкта рухи күтәрелеш булды. Ул елларны төрлечә бәяләргә мөмкин. Кайбер милләтләр өчен чыннан да какшау булды. Безнең кебек чагыштырмача аз санлы халыклар өчен ул “уяну” булды. Мин туксанынчы елларда булганнарның шаһите. Ул вакытта XII чакырылыш парламентыдепутаты идем. Үзем турыдан-туры катнашкач, ул чорны яхшы хәтерлим. Язучылардан 4-5 депутат кына бар иде. Әгәр без шушы вакыйгаларда(Декларация, Конституция кабул итү, референдум үткәрү) катнашмасак, дөньябыз шактый китек булыр иде. Мәйданнарга чыгуларда да безнең язучыларның роле бик зур булды. Мин язучыларны һич тә пассив дип әйтә алмас идем. Кеше дөньяда үз сүзен түмгәктән дә сөйли ала, Эверест биеклегенә менеп тә сөйли ала. Эверестка менсәң, сине бөтен дөнья ишетергә мөмкин. Шул ук сүзләрне син калкулыкка, түмгәккә менеп сөйләп кара. Анда белмим кем ишетер икән.

Аның бит әле шушы Эверестка менеп сөйләү өчен язучының рәсми статусы һәм дөньялыкта ныклап җирдә басып торуы да кирәк!

Минем бер сүз бар: “Акыл базарында чират юк”. Бүтән җирдә чират булырга мөмкин. Язучы актив катнашыр өчен бу җәмгыятьтә аның абруйлы урыны да булырга тиеш. Ул алтмышынчы елларда, теге елларда бар иде. Язучы сүзе горур яңгырый иде. язучы үз шәхси дөньясын да алып бара алыр иде. Шуңа күрә күп чак түмгәктән генә кычкырырга туры килә. Моның сәбәпләре төрле. Мин бер сәбәбен әйттем.

“Бик күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора”

– Тавышлары шуңа да ишетелмиме?

– Мин кистереп әйтә алмыйм. Чөнки Эверестка менәргә кирәк. Түмгәктә утырма, иҗтиһад ит. Анысы икенче мәсьәлә. Мин шушы 50 ел әдәбиятның үзәгендә кайнаган кеше. Шунысы аяныч, бик күп талантлы кешеләр үзләрен саклый алмадылар. Төрле сәбәпләр белән: дөньядан иртә киттеләр, сүзләрен әйтеп бетерә алмадылар. Монда объектив сәбәпләр белән бергә субъектив факторлар дабар. Шәхес көчле булырга тиеш.

Безнең бик зур әсәрләр шактый “экстремаль” шартларда язылган дип әйтимме? Шул ук Җәлил иҗатын алсаң, аның “Җырларым” шигырен мин программа әсәр дип саныйм. Аларга төрмәләрдә җиңел булганмы? Тукайга да җиңел булгандыр дип уйламыйм. Кешенең үзеннән дә бик күп нәрсә тора. Кешенең потенциаль мөмкинлекләре, Ходай биргән рухи сәләте һәм физик мөмкинлекләре чиксез зур бит. Без аны файдаланып кына бетермибез.

– Эверестка менерлек шагыйрьләр бармы?

– Эверестны суык диләр. Минем анда менә алганым юк. Мин аны символ буларак кына әйттем. Ләкин үз сүзеңне ишеттерерлек урынга менәргә кирәк. Беренче чиратта, иҗат белән. Үзеңнең нинди миссиягә алынганыңны белеп иҗат итәргә кирәк.

“Шагыйрь шигырьне моны миннән башка беркем дә болай яза алмый дигән уй белән язарга тиеш”

– Хәзерге заман кайбер шагыйрьләрендә иярү бар. Алар җәмгыятьтә үз сүзләрен әйтеп, җиткереп, тәэсир итә алалармы?

– Яшьләрнең, беренчедән, зур мөмкинлекләре бар, егәрләре, киләчәкләре бар. Ул табигый. Аларның күбесе әлегә үз дөньясына, үз иҗатларына чумган. Моны табигый халәт дип кабул итәргә кирәк.

Максимализм яшьләрдә булырга тиеш. Шул ук вакытта, кабатлап әйтәм, алар моңарчы булган тарихи мирасны яхшы белергә, бүгенге өлкән буын язучыларының яхшы якларын үзләренә “сеңдерергә” тиеш. Өлкән буын аларга ышана, өмет белән карый. Мин иҗатлары үрләр әле дип уйлыйм. Иртәгә дә дөнья бар бит. Клара Булатова әйтмешли, “Язлар алда әле!”

– Сез мондый, читләргә иярү рәвешендәге иҗат белән бик үк канәгать түгел, әйеме?

– Читләрне өйрәнергә кирәк, ләкин үзеңнекен әйтергә кирәк. Кабатларга кирәкми.

– Бу күпмедер дәрәҗәдә кабатлаумы?

– Иярү. Иярү иярү инде ул. Лидер булырга кирәк. Шагыйрь кеше бу очракта язган икән, бу шигырьне миннән башка беркем дә болай яза алмый дигән фикер булырга тиеш. Һәрхәлдә, шундый хис тойгы-булырга тиеш. Ул көч бирә.

“Минем кыска шигырьләр озын шигырьләргә протест йөзеннән язылды”

– Сезнең күп шигырьләрегез күләм ягыннан кыска. Кыска язу җайлыракмы, әллә инде бу бик үк дөрес сорау түгелме?

– Кыска шигырьләр язу теләге әнә шул илленче, алтмышынчы елларда туды. Ул чорда шагыйрь иптәшләр озын итеп язалар иде.

Шагыйрь абсолют хакыйкатьне әйтүче түгел ул. Пәйгамбәр дә түгел. Ул - дөньяны үзенчә күрә торган адәм баласы. Әйтик, мин фәлән вакыйга турында шулай уйлыйм. Сезнең бүтәнчә уйлавыгыз мөмкин бит әле. Ул табигый. Минем кыска шигырьләр язуның сәбәбе, беренчедән, озын шигырьләр язучыларга протест йөзеннән иде.

Аннары вакыт дигән нәрсә дә бар ич. Нишләп мин мәгънәсез, озын, су буе әйберләр язып, кешенең вакытын алырга тиеш? Мин шулай уйлыйм, ә сез ничек уйлыйсыз? Мин шигырьләрдә үзем белән әңгәмәгә, сөйләшергә чакырам. Әйдә, бергә аңлашып, вакыйга яки хәл турында объектив бер фикергә килик. Мин укучыны автордаш дип уйлыйм. Шуңа да сүзләр бик күп була алмый. Эш анда гына да түгел. Сине 100 кеше укыймы, 10 кеше укыймы, 5 кеше укыймы? Шәп. Кайчак сан гына хәл итми. Димәк, син җандаш таптың. Җандаш табу – бәхет! Алар барында яшәргә була.

“Без алтмышынчы елларда әдипнең сәләтен “Шырпы теориясы” белән тикшердек”

– Сез ничек уйлыйсыз, шигырь ул гадәти сүзләргә караганда көчлерәк тәэсир итәме? Шигырь милләтне, телне саклауда нинди дә булса роль уйныймы хәзерге заманда яки уйный аламы?

– Нигә уйнамасын? Кайбер җыелыш-тамашаларны “Туган тел” телне җырлап тәмамлыйбыз бит. Бер шигырь күпме халыкны берләштерә.

Шигърият – ул бик зур нәрсә. Мин үзем музыканы иң бөек сәнгать дип саныйм. Аннан кала поэзия. Поэзия, бәлки, кешеләрне бәхетле итә дә алмый торгандыр. Ләкин шигырь сиңа җандаш, ул синең рухи халәтеңә туры килә икән, ул синең эчке дөньяңны баета, үзеңне кеше итеп хис итәсең. Димәк, без дөньяны бергә ачабыз. Бергә атлап барабыз, яшибез.

Алтмышынчы елларда без – яшьләр арасында шундый уен димме, алым диимме - “Шырпы теориясы” бар иде. Озын шигырьләр чыга. Без аның өстенә шырпы куябыз да, нәкъ шушы шырпы кабы астында калган 7-8 сүздән җавап эзли идек. Нәрсә бар икән шушы шырпы кабы астында? Авторның кешене уята ала торган фикере бармы? Булса,шигырь була ул. Шунда да күренә шигырь икәне. Шуннан танып була инде. Әгәр дә ул талантлы шагыйрь икән, аны чамалап була.

“Тарих электрон версиядә түгел, ташка уеп языла”

– Сез озак еллар вакытлы матбугатта эшләдегез. Басма матбугат турында нәрсә әйтер идегез?

– Мин китап һәм газета белән үскән заман кешесе. Хәзер башка төрле бөек заман казанышлары чоры. Бәлки,кешегә ул хәтле информация кирәк тә түгелдер. Дөньяны, акыл үсешен туктатып булмый.
“Кеше ник дип өзә икән, үзенә иң газиз кылны?” Берзаман шушы техник казанышлар кешенең үзенә бумеранг булып әйләнеп кайтачак бит әле. Фаҗига булып әйләнеп кайтуы да бик мөмкин. Кеше үзенә-үзе каршы эшләргә мөмкин. Яшьләр электрон версиягә ябырылды һәм байтагы дөньядашул гына бар дип уйлый. Мин моның белән килешмим, чөнки моңарчы тарих ташка уеп язылды. Тирегә, пергаментка. Аннан соң кәгазьгә.

Тарих алга таба ничек язылыр, тәгаен әйтә алмыйм. Кибератакамы, фәләнме булса, күп нәрсә кайтмаска, югалырга да мөмкин. Хәзер дә күп нәрсә югалды, вирус керде дигән сүзләр чыгып тора.
Хәзерге татар матбугатында икесен дә файдаланырга кирәк. Кәгазь варианты минем рухыма күбрәк туры килә, аңа ышаныч күбрәк. Хәзер кайбер алга киткән илләрдә дә китап басу эшләре, китапның дәрәҗәсе күтәрелә дип ишеткәләгәнем бар. Кәгазь вариантыннан китү һич тә ярамый. Яңа буыннар кәгазьдә, китапта язылган акылны үзләштерергә тиеш.

“Бертөрлелек дөньяның кызыгын бетерә”

– Шагыйрьнең төп коралы тел, ә аның сакланышы бездә тиешле дәрәҗәдәме? Аның югалу куркынычы янамыймы?

– Дөньяви үсеш процессын туктатып булмый. Техник казанышлар глобальләштерүгә китерде. Аңа каршы чыгу мөмкин дә түгелдер. Табигать үзе үк кешегә төрлелекнең кызык булуын күрсәтеп тора. Әгәр дә бөтен кешедә бертөрле мәгълүмат, бертөрле белем булса, бертөрле генә тел булса, дөнья кызык булмас иде.

Без табигатьне бетерүгә барабыз. Мәсәлән, алтмышынчы елларда Татарстанда урманнар 36 процент чамасы иде. Хәзер 14-16 тирәсе. Бу казанышмы?

Телне саклау миңа табигатьне саклау кебек яңгырый. Нинди генә ташкын процесслар булмасын, барыбер саклану чаралары күрергә кирәк дип уйлыйм. Телне саклау – ул халыкны саклау, аның йөрәген саклау дигән сүз. Дөнья болынында телләр үзләре чәчәк кебек бит! Нигә телләрне бетерергә? Күп телләр бетүгә таба бара диләр. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Ләкин мин үз телемне, миңа кадәр булган нәсел ата-бабалар телен саклау юлында һәм шул юлда хәлемчә көрәшәчәкмен.

Безнең Президент та әйтә. Америкада, яки бүтән чит илләрдә татарлар белән очрашканда, алар камил рәвештә туган телдә сөйлиләр, ди. Туган җирдә туган телнең кадерен белү җитеп бетми. Югалткач кына, аның кадерен беләсең. Мәсәлән, минем улым Мәскәүдә яши. Алар өйдә, бүтән җирләрдә дә балалары белән бик матур иттереп татарча сөйләшәләр. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора.

– Тел югала дип әйтеп, паникага бирелергә кирәкми дип әйтәсез. Сез киләчәккә оптимистик карашта торасызмы?

– Сизелми мени? Мин оптимист.

Зарланырлык, үртәлерлек
Идел-Йортта хәлләр күп!..
Кара көчләр бассалар да,
барыбер түзәм! Кимсенмим!

Мондый чакта күпләр әйтер:
«Нишлием мин, нишлим мин?..»
Башны ияр чакларда да,
баш күтәреп эшлим мин!

... Җирдә ике татар калса,
шул икенең – берсе мин!

“Халык 300 сумга газетага язылмыЙ, 1000 тәңкәгә концертка бара”

– Бүгенге заманда кешегә музыканың көче зур дип әйттегез. Эстрадада җыр текстлары бик зәгыйфь. Ул кешегә ничек тәэсир итә? Җыр текстының нинди көче бар? Кеше шушы җырларны тыңлап, шигърият шушы икән дип уйламыймы? Әллә андый җырлар да булырга тиешме?

– Эстрада темасы бик зур. Артык җәелеп китәсем дә килми. Бүгенге хәлдән мин бик канәгатьсез. Халыкның зәвыгын бозу процессы бара. Бу аяныч хәл үзаңның түбәнлегеннән, тарихи тамырларны югалту, чит модаларга, зәвыкларга иярүдән килә.

Бу темага хәтта артык сөйләшәсе дә килми. Арылды бугай. Миңа кызык та түгел. Чөнки бу темага кереп китсәң, күңелсез. Халык шуңа көтү кебек бара бит шул очсызлы эстрада тамашаларына. Ул 300-400 тәңкәгә газета-журналларга язылмый, ә тавышсыз артистларны тыңларга бара. Меңәр тәңкә түли. Ул концертларның эчтәлеге бер дә алгарышка алып бармый. Дөресен әйтергә кирәк. Бу – шоу, мәгънәсез уен...

“Татарстан язучылар берлеге” китабы 20 ел язылды”

– Алайса күңеллерәк темага күчик. Үзегезнең яңа китабыгыз турында сөйләп китсәгез иде. Аны әзерләү күпме вакыт алды?

- Минем яңа китабым “Татарстан язучылар берлеге” дип атала. Әдипләр берлеге дип тә әйтеп була. Язучылар оешмасы призмасы аша үзебезнең соңгы бер гасырга якын барган әдәби хәрәкәтне барлап чыгарга тырыштым. Китап озак язылды. 20 еллап. Төрле телләрдә китапларны байтак чыгардым. Беренче китапларны алу гаҗәп шатлыклы тойгылар уята иде.Аннан соң ияләнелә. Бу юлы мин беренче китап чыккан шикелле татлы тойгы кичердем.

– Бу китабыгызда сез халыкка нәрсә җиткерергә теләдегез? Бу китапта нинди төп казанышлар җыелган?

– Бу китап минем өчен бик кадерле. Ул үзенең укучысын табыр дип уйлыйм. Ул әле яңа гына дөнья күрде. Язучылар оешмасы минем үз йортым шикелле. Шушы 50-60 ел эчендә әдипләрнеңкүбесе белән аралашып яшәдем. Ходай шулай итеп язгандыр инде. XIX гасырда туган кешеләр һәм ХХ гасырда туып бергә эшләгән кешеләр белән аралашырга туры килде. Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманчелар бар иде. Алар XIX гасырда туган кешеләр. ХХ гасырда туганнар турында әйткән дә юк инде. Алар – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гомәр Бәшировлар һәм үземнең замандашлар. Хәзер инде без дә 70 тән уздык. ХХ гасыр ахырында туып, хәзер менә XXI гасырда яшәгән яшьләр белән дә аралашырга туры килә. Шуңа күрә кешеләр аша өч гасырның кайбер өлешләрен эләктерергә туры килде дип әйтмәкче булам. Башка иҗат оешмалары арасында хроникалары теркәлгән китапларны белмим. Россия әдәбияты тарихында да мондый рәвештәге хезмәт күргән юк. Татарстан язучылар берлеге китабы аша яшьләр, киләсе буыннар без үткән әдәби хәрәкәтне куз алдына китерсеннәр иде. Яшьләргә бераз гыйбрәт тә булсын иде. Бигрәк тә әдәбиятка кагылышлы кешеләр үзләренең иҗатына дәрт, гыйлем, фәһем алсыннар иде. Шундый өметтә калам.

“Яшьләр өлкәннәрдән, ә өлкәннәр яшьләрдән өйрәнгәндә гармония була”

– Хәзер “КАЛЕБ” дигән оешманың иҗатчыларының бәйгеләре уза. Сез аларга нинди киңәш бирер идегез?

– Мин “КАЛЕБ” җыелышларына йөрергә тырышам. Күбесенә йөрим дә. Анда үзеңнең яшьлегеңне искә алып, бүгенгеләр белән чагыштырып утырасың. Һәрвакытта да яшьләрне өйрәнергә кирәк.

Алтмышынчы елларда, безнең әдәбиятта шактый көчле буын пәйда булгач, Нури абый Арсланов “Мин яшьләрдән өйрәнәм”, - дип әйтә торган иде. Яшьләр өлкәннәрдән өйрәнергә тиеш,өлкәннәр яшьләргә карап, аларның рухын сеңдерергә, алардан дәрт алырга тиеш. Менә шул вакытта гармония була. Безгә шул җитеп бетми. Мин “КАЛЕБ”нең утырышларын яхшы башлангыч дип уйлыйм, аларга уңышлар телим.

– Татар шигъриятен ил күләмендә генә түгел, ә дөнья күләме белән чагыштыралар. Татар шигъриятен дөнья күләменә күтәрә алырлык безнең иҗатчылар, шигырьләр бармы?

– Мин бар дип исәплим.Ул бик күп факторларга бәйле.

“Айга менә, айга менә
Айга менә көтүче.
Мин дә айга менәр идем,
Булса арттан этүче”,

Бу сүзләр халыкта болай гына килеп чыкмаган. Күтәрмичә булмый. Язучы, бахыр, берүзе нишләсен инде? Ул бөтенсен булдыра алмый. Ул ниндидер продюсер түгел. Дөньяга чыгарыр өчен хәзер зур нәрсәләр кирәк. Шигырькебек нечкә сәнгать өчен бигрәк тә.

Тәкъдир шундый: бик аздан да
Олы шатлык
таба алырга,
сөенергә кирәк безгә.

Олимп уты ягар чакта,
Сүнеп барган учагыңа
тын өрергә кирәк безгә.

Заманга иш булыйм дисәң,
Кем бер янса—
Шул эш өчен
ун яшьнәргә,
ун янырга кирәк безгә.

Тормыш дигән халыкара Сабантуйда
батыр булып
калалырга кирәк безгә!

"Җаныңның ваклыгын сылтама заманга"

– Бу шигырь күптән язылган. Берзаман карап утырам алты томлыкны. Шушы шигырьгә тап булдым. Бүгенге халәтемә туры килә. Шуңа күрә укыдым бу шигырьне.

Әмирхан абыйның бер сүзе бар иде. "Иҗат белән кешеләрне яшәргә котыртырга кирәк безгә", - ди иде. Хәтергә сеңеп калды. Ирексездән туабыз. Гаҗәпләнеп яшибез. Сагыш белән үләбез. Бөтенебезгә бер язмыш. Туганнан алып кеше финалына бара. Барыбер үләсе бар инде, бар нәрсә фани, кала инде дөнья дип тә яшәп була. Дөрес тә инде. Өйдә дә мәшәкатьләр.Дөнья масштабында фаҗигалар күп. Кешене яшәргә өндәргә кирәк! Кеше шушы бирелгән шушы гомердә бәхетле яшәсен. Бу кояш астында үги түгеллеген белеп яшәсен. Үги түгел без. Кояш астында бүтән халыклардан ким түгел. Адәм буларак та, халкым тарихы буенча да. Менә шушы әйбер мине яшәтә.

Җаныңның ваклыгын
сылтама заманга.
Куркырга, өркергә
җай бар ул һаман да.

Ә бит бар кешеләр –
шәхесен ватмаган,
хаклыкны сатмаган,
вөҗданын саклаган.

Әйткәннәр: тарихтан
түгелсәм түгеләм,
изелсәм изеләм, –
әмма дә бөгелмәм!

Үзләре сеңсә дә,
рухлары калыккан.
…Әнә шулар үлеме
җан өрә халыкка.

Асылыңны яшереп
кыланма ни генә, –
буыннар хәтерендә
бары да чигелә!

Җаныңның ваклыгын
сылтама заманга…

“Палестина, Палестина...”

– Тарихка карасаң, цивилизация котыпта тумаган. Ул җылы якларда, кайда шартлар булган, шунда яралган. Әйтик, Урта диңгез тирәләрендә. Бүтән кыйтгаларда да булган инде ул алгарыш - Америкада да, төньяк илләрендә дә... Ләкин без иң күп белгәне Якын Көнчыгышта. Хәзер дә анда дауның тынып торганы юк. Мин солдат хезмәтендә булган чакта гарәп-Израиль сугышлары бара иде, хәзер дә анда яман хәлләр. 70нче елларда язылган иде бу шигырь. "Палестина-Палестина" дип атала ул.

Палестина, Палестина
Диннәр бишеге
Милләтләрнең халыкара
Гауга ишеге.

Палестина, Палестина
Изгеләр җире.
Кая изгелек? Таралгач
Үтерү чире.

Палестина, Палестина
Шигъри исем.
Бу җирдәге вәхшәтләргә
Дөнья, ни дисең?

Палестина, Палестина
Язмышың гыйбрәт.
Аллалар күп чыккан җирдә
Хаксызлык күбрәк.

Палестина, Палестина
Көрәш учагы.
Халыкларның берләшергә
Ант эчәр чагы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр