ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Спорт

Планлаштырылган эш нәтиҗәсен бирде – Зиннәтулла Билалетдинов

3 март 2017, 09:26 , Фото: Ильнар Тухбатов

Планлаштырылган эш нәтиҗәсен бирде – Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" командасы баш тренеры составта планлаштырылган үзгәрешләр үз-үзен аклады, дип белдерде.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы көнчыгыш конференциянең ярымфиналына чыкты. Конференциянең 1/4 финал раундында Казан командасы "Салават Юлаев" клубына каршы серияне 5 матчта төгәлли алды.

"Сериядә яхшы уеннарның шаһиты булдык. Командалар лаеклы уен күрсәтте. Тиешенчә уен күрсәтә алуыбыз белән канәгатьмен. Бу этап психологик планда бик яхшы булды. Алга таба әзерләнәчәкбез", – диде "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

«Ак Барс» вышел в четвертьфинал плей-офф Кубка Гагарина

Баш тренер сүзләренчә, Владимир Ткачевны Иржи Секач һәм Джастин Азеведо белән бергә уйнату да үз нәтиҗәсен биргән.

"Бу планлаштырылган алым булды. Даими чемпионатта бергә уйнаганнары бар иде инде. План буенча шулай уйнарга тиешләр иде. Аларның гол кертүе яхшы, без шат. Шул ук вакытта икенче бишлек уенчылары да гол кертә башласын иде. Әлегә алар тозак кора", – диде Билалетдинов.

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды. 5 нче матч. «Ак Барс» (Казан) – «Салават Юлаев» (Уфа) – 2:1 ОТ (1:0, 0:0, 0:1, 1:0).

Алкаларны керттеләр: Малыхин (16), Секач (69) – Арзамасцев (52).

Капкачылар: Гарипов – Сведберг.

Сериядә исәп – 4:1 (2:1, 2:1, 3:4, 2:1, 2:1 ОТ).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр