ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Авыл

Тукай районында маллардан продукция алуны арттыру турында сөйләштеләр

2 март 2017, 19:00

Тукай районында маллардан продукция алуны арттыру турында сөйләштеләр Тукай районының «Гигант» хуҗалыгында малларны ашату рационы мәсьәләсе белән бәйле семинар узды.

(Тукай районы, 2 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының «Гигант» хуҗалыгында малларны ашату рационы мәсьәләсе белән бәйле семинар узды. Аның эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм агрономнар катнашты. Очрашуда югары савым алу шартлары турында җитди әңгәмә алып барылды, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, савым буенча «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге һәм «Гигант» хуҗалыклары алда бара.

Семинарның беренче өлеше «Гигант» хуҗалыгы амбарында узды. Биредә хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов семинарда катнашучыларны балансланган катнашазык җитештерүче яңа агрегат белән таныштырды.

– Билгеле, азыкның балансланган булуы – югары савым алуда төп шартларның берсе. 10 көн элек хуҗалыкта терлекләрне яңача ашату технологиясен көйгә салдык – балансланган катнашазык җитештерүче агрегат сафка басты. Ул 500 мең сумга төшсә дә, чыгымына караганда кереме күбрәк. 10 көн эчендә көнлек савым 1500 килограммга артты, – дип сөйләде Риф Хәниф улы.

Семинарның икенче өлеше силос-сенаж базында дәвам итте. Биредә тагын бер яңа технология – каты сусыл азыкны болгатучы һәм ваклаучы агрегат кулланыла. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә әлеге агрегат өчәү. Катнашазык китереп чыгару өчен бу агрегатка – 35 процент сенаж, 35 процент силос, 15шәр процент салам һәм печән салына. Әзер азык бүлгечкә тутырыла һәм фермаларга таратыла. 5 кеше 2 мең баш мөгезле эре терлекне ашатырга җитешә.

Семинарның соңгы өлеше турыдан-туры сыерлар абзарында узды. Семинарда катнашучыларга балансланган катнашазык җитештерүче агрегат һәм каты сусыл азыкны болгатучы һәм ваклаучы агрегатлар, килеп чыккан азыкны мал алдына бүлеп салу технологиясе күрсәтелде.

Очрашу ахырында район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады.

– «Гигант» хуҗалыгының катнашазык җитештерүче агрегатлар сатып алуы – уңай күренеш. Бүгенге көндә балансланган катнашазык җитештерү Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта һәм «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгында. Әлеге хуҗалыклар үрнәгендә калган хуҗалыкларны да шушы технология белән эш итәргә чакырам. Терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен терлекне тиешенчә ашатуны оештырырга кирәк. Балансланган концентрат – катнашазыктан башка моны башкача эшләп булмый, – дип ассызыклады район башлыгы.

Семинарда катнашучыларның һәрберсе дә үзләренә кирәкле тәҗрибә туплады, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10