ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рафис Борханов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла

Җәмгыять

Казанда яңа туган бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

1 март 2017, 16:45

Казанда яңа туган бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган Полиция сабыйның анасын эзли.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда чүп савытында яңа туган бала мәете табылды. Җинаять эше кулгатылды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү өчен суд-медицина һәм молекуляр-генетик экспертиза билгеләнгән. Булган хәлләрне ачыклау өчен башка тикшеренү эшләре дә алып барыла. Моннан кала хөкем сакчылары баланың анасын ачыкларга тырыша.

Искәртеп үтәбез, 27 февраль көнне урам себерүче Габишева урамындагы 35 йорт янында чүп мәйданчыгын җыештырганда, чүп савытында яңа туган малай мәетен табып ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10