ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Спорт

Балтачта “Итекле хоккее” узды

28 февраль 2017, 05:00

Балтачта “Итекле хоккее” узды Кызыклы уенда “Итекле хоккей” җиңүчеләре булып район эчке эшләр бүлеге танылды.

(Балтач, 28 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы “Сабантуй” ял паркында тәүге мәртәбә “Итекле хоккей” ярышлары узды, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Райондашыбыз Ринат Зарипов, бүгенге көндә Чита шәһәрендә “Итекле хоккей” уенын оештырып, барлык шәһәр халкын әлеге чарага тарта алган якташыбыз Таһир Әгъләмов үрнәгендә уздырылган бәйрәм чарасында катнашырга теләк белдерүчеләр күп була. Чечнядагы сугышта катнашкан, Хәрби-диңгез флоты, Хәрби-һава көчләре, Чик сакчылары гаскәрләре ветераннары, район эчке эшләр бүлеге, “Форпост”лылар һәм Кече Лызи авыл җирлегеннән торган командалар әлеге чарада актив катнашып, үзара җиңүчеләрне ачыкладылар.

Кызыклы уенда “Итекле хоккей” җиңүчеләре булып район эчке эшләр бүлеге танылды, икенче урында Кече Лызи авыл җирлеге, өчтә “Форпост” командасы. Егетләребез үзләрен канат тартышуда да сынап карады. Монда исә чик сакчылары беренчелекне бирмәде, икенче урында район эчке эшләр бүлеге калды, өченче урынны Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм кубок тапшырылды. Ярышта катнашучыларга җан атарга олы һәм кече яшьтәге спорт сөючеләр дә килгән иде. Бәйрәмгә чик сакчылары өчен җан атарга килгән Нургаяз абый Ибәтуллин, десантчы Фаил абый Габдрахманов үзләренең оптимистик рухта булып, бөтен чараларда да актив катнашулары белән күп кенә яшьләргә дә үрнәк булып торалар, диелә район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр