ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Азнакайның бер төркем яшүсмеренә паспортлар тапшырылды

24 февраль 2017, 09:00

Азнакайның бер төркем яшүсмеренә паспортлар тапшырылды Тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм илебезнең яшь гражданнарына изге теләкләрен җиткерде.

(Азнакай, 24 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). 22 февраль көнне ЗАГС бүлегендә Азнакай районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм илебезнең яшь гражданнарына изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльфинур Хәйретдинова һәм РФ федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге башлыгы Эльвира Газизова да кушылды. Мондый чаралар яшүсмерләр аңында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр