ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Татарстан Мәдәният министры тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлаган

23 февраль 2017, 17:13

Татарстан Мәдәният министры тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлаган Мәртәбәле кунаклар арасында министрлыкның элекке җитәкчесе Марсель Таишев һәм Илдус Тарханов.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). 23 февраль бәйрәме көннәрендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “кайнар нокталар”да булган тармак ветераннары һәм хезмәткәрләре белән очрашкан.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәртәбәле кунаклар арасында министрлыкның элекке җитәкчеләре Марсель Таишев, Илдус Тарханов, шулай ук Ренат Харисов, Зөфәр Бохараев, Габбас Мөхәмәтшин булган.

Аеруча игътибарга төбәкара, милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Резеда Корчагина лаек булган.

Айрат Сибагатуллин барысын да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иткән һәм аларга нык сәламәтлек теләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр