ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Спорт

Әгерҗе кызлары кул көрәшендә җиңү яулый

21 февраль 2017, 06:00

Әгерҗе кызлары кул көрәшендә җиңү яулый Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән – беренче, уң кулы белән икенче урын яулады.

(Әгерҗе, 21 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Мәскәүдә 14-21 яшьлекләр арасында Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында Әгерҗенең каты куллы кызларына да бәхет елмайды, дип яза район газетасы.

Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән – беренче, уң кулы белән икенче урын яулады һәм Россия җыелма командасы составында Европа һәм Дөнья беренчелеге ярышларында катнашу хокукы алды. Альмираны бәйгегә балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Сирень Галиуллин әзерләде.

Бу ярышта катнашкан Әгерҗе кызы Диана Гобәева бишенче урын алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр