ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында булачак солдатлар ярышты

20 февраль 2017, 03:00

Егетләргә “Юмор остасы”, “Галим”, “Тәҗрибәле аш-су остасы”, “Артист”, “Өлгерлек”, “ Кул остасы”, “Җитезләр” дип аталаган уеннар тәкъдим ителде.

(Лениногорск, 20 февраль ,"Татар-информ", "Заман сулышы"). Ватанны саклаучылар көненә карата Лениногорск районы Иске Иштирәк мәдәният йортында “Ягез әле, егетләр” бәйгесе узды, дип яза "Заман сулышы" газетасы.

Анда Иске Иштирәк авылыннан Айнур Шәрифуллин, Нияз Шәңгәрәев, Бәкер авылыннан Айзат Заһиров һәм Ранис Хәйретдинов катнашты. Бәйге егетләрнең үзләре белән таныштырудан башланып китте. Алар үзләренең гаиләләре һәм әти-әниләре турында горурланып сөйләделәр.

Егетләргә “Юмор остасы”, “Галим”, “Тәҗрибәле аш-су остасы”, “Артист”, “Өлгерлек”, “ Кул остасы”, “Җитезләр” дип аталаган уеннар тәкъдим ителде.  Нинди генә бирем бирсәңдә җиренә җиткереп, тырышып, бөтен күңелләрен биреп алар җиңү яуларга тырыштылар. 

Бәйге ахырында жюри егетләребезгә бәя биреп, түбәндәге нәтиҗәләрне ясады. Беренче урынны Ранис Хәйретдинов, икенче урынны Айнур Шәрифуллин, ә өченче урынны Нияз Шәңгәрәев һәм Айзат Заһиров бүлеште, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр